Номинация: АВЫЛЫМ КЕШЕЛӘРЕ
Нигъмәтҗанов Фаиз һәм Дилбәр гаиләсе
Татар халкы гомумән элек – электән уңган, тырыш халык. Кайсы гына татар авылына барма, һәрбер авылда уңган, булган кешеләр яши. Безнең Кызыл Мишә авылында гомер итүче Нигъмәтҗанов Фаиз һәм Дилбәр гаиләсе дә, шундый гаиләләрнең берсе дип әйтер идем. Алар төп нигездә гомер кичереп, ике малай, бер кыз тәрбияләп үстерделәр. Бүгенгесе көндә җиде оныклары бар. Алар гаиләсенә килгәндә, алар бик тырышлар. Күп итеп мал — туар асрыйлар. Һәр елны җәй көне аларның каралты курасы кош –корт белән тулы була. Быел исә ике йөз чеби, илле каз үстерсәләр. Узган елларда казларның баш саны җитмеш бишкә кадәр җиткән иде. Ә моның кадәр казны исә үзең генә суеп булмый…
Бу күмәк көч сорый торган эш. Шуңа күрә 2019 нчы елда алар шаулатып гөрләтеп каз өмәсе үткәрделәр. Монда Чаллыда, Казанда яшәүче туганнар да читтә кала алмады. Каз өмәсе ул эш кенә түгел, ә матур итеп аралашу, күңел ачу, туганлыкны саклау чарасы да бит. Ә эшенә килгәндә – күмәкләшеп эшләгәч, каз йолку үзе бер бәйрәмгә әверелә. Бәйрәмнәр дигәндә алар, каз өмәсе генә түгел, бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көнен дә, мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә үзләренең капка төпләрендә шул урамда яшәүче абый — апалар һәм балалар белән билгеләп үттеләр.
Бәйрәмгә килүчеләр хуҗабикә пешергән коймак һәм чәй белән сыйландылар. Узган җәй исә үз көчләре белән капка төпләреннән ерак кына түгел агучы чишмәне бик матур итеп эшләп куйдылар. Икенче төрле әйтсәк яңа сулыш өрделәр. Чишмәнең саф суы сусауны гына басып калмый, тәнгә сихәт бирә, көч кертә. Аның янына туктап бит — кулыңны юсаң, уч тутырып су эчсәң, өстән йөк төшкәндәй була, җиңеләеп каласың. Күрәсең, шуңадыр, кешелек дөньясы элек-электән чишмәләргә игътибарлы булган. Аларны чистарту, төзекләндерү һәм тәрбияләп тору изге эш, әҗер – савап саналган. Менә шундый уңган булган кешеләр булганда авыл яши,авыл яңара!!! Саба районы Кызыл-Мишә авылы.
Гөлнәзирә Әүһәдиева
Татарстан, Саба районы, Кызыл-Мишә авылы
Instagram: instagram.com/p/B9b9Hp-F05i
Ожидайте подведения итогов
Райхана говорит:
Спасибо вам большое за ваше трудолюбие и оптимизм! Такие люди внушают радость и гордость за нацию!