Номинация: АВЫЛЫМ КЕШЕЛӘРЕ
Мостафин Рафис Әмирхан улы
Пермь краеның Октябрь районында Калтай авылы Ирень елгасының ике ярында урнашкан. Авылның көнбатыш өлешен Тау чук дип атыйлар. Монда авылга нигез салучы Айса заты кешеләре яши. Шуларның иң күркәме — Мостафиннар.
Рафис Әмирхан улы Мостафин 1961 нче елда гаиләдә 3 нче бала булып туа, алар барысы 4 малай үсәләр. Әтиләре Әмирхан абый колхозда зоотехник булса, әниләре Талия апа – яшелчә бакчасында гомере буе хезмәт куя. Гаиләдә белемгә омтылу, матурлыкны тоя, күрә белү, яшәгән җиреңне ямьлэргә тырышу хисләре әти –әниләреннән малайларга да күчеп тәрбияләнә. Әмирхан абый елга аръягындагы печән чаба торган болынны ял итү урыныа әйләдерә: анда күләгәле беседкалары да, уңайлы су коену урыны да, җиләк, карлыган үсә торган аланы да бар. Ә Әмирхан абыйның әтисе казыган кое авылда иң йомшак, тәмле сулы булып, бүгенге көндә дә халыкка хезмәт итә, бөтен якын-тирә авылдашлар Йосыфҗан коесына тәмле суга йөри.
Рафис тә кечкенәдән эш сөючән, оста куллы, бик тәртипле малай булып үсә. Башта Калтай башлангыч мәктәбен тәмамлый, аннан 6 чакрымда урнашкан Енапай урта мәктәбенә җәяү йөреп укый.Рәсемгә, агач, калайдан төрле әйберләр ясауга осталыгы аны Кунгур шәһәрендәге югары сәнгать училищесында бик уңышлы укып чыгуда әйдәп бара. Хәрби хезмәтне Рафис Белоруссиядә үти. Аннан туган якларга кайтып, Пермь шәһәрендә төпләнә. Рафис Әмирхән улы шәһәрнең нинди генә урыннарын бизәүдә катнашмады икән: шифаханә яки балалар учреждениесеме, спорт яки ял урыннарымы, кибетләр, хастаханәләр.
Берничә көн буш вакыты булса да, Рафис әниләре янына авылга кайта, ә җәйге ялларын тулысы белән авылда үткәрергә ярата ул. Күп вакытта дүрт малай да гаиләләре белән туган йротларында очраша. Шундый очрашу вакытларында алар туган йортны төзекләндерә, киләчәккә планнары белән уртаклаша. Олы абыйлары Расфин күбрәк киңәшләр бирә, Рафил пенсиягә чыккач, авылда яшәргә җыена, Радик ел әйләнәсендә атна саен кайтып тора, ә Рафис күп сөйләшгми генә эшли дә эшли. Картәтиләре казыган коены төзәтә, өйнең түбәләрен, койма-читәннәрне яңарта, теплицасын рәтли, бакча уртасында җәйге беседкасын ясый.
Газмә Нафикова,
Пермь крае,
Калтай авылы
Тулырак «Татарлар» газетасында укырсыз.
Ожидайте подведения итогов