Номинация: АВЫЛЫМ КЕШЕЛӘРЕ
Минем дәү әнием-кораб капитаны
Мин — авыл мәктәбендә укучы кыз. Безнең авылыбыз бик бай тарихлы. Индерка- урта Идел буе җирлегенә урнашкан татар авылы. Укучы буларак, мин еш кына туган авылымның, монда яшәүче халкымның тарихы белән кызыксынам. Безнең авыл сәнгатенә зур өлеш керткән кешеләрнең берсе-мәдәният кешесе-минем дәү әнием. 44 ел элек, 1976 елның 1 сентябрендә, Индерка авылында музыка мәктәбе ачылган. Авыл халкы, беренче укучылар бу көнне бик зур куанычлар белән көткәннәр. “Чаткы” (“Искра”) колхозының җитәкчесе (хәзер инде мәрүм) Зябиров Хәйдәр Давыд улы дәү әниемә, Наилә Митхәт кызына, бу мәктәпне ачар өчен “Белем ачкычын” тапшырган. Шулай итеп, минем әбием зур корабка капитан булып билгеләнгән. Чөнки мәктәп директоры итеп аны билгеләгәннәр. Күпме көч, профессиональ белем, түземлек кирәккән минем дәү әниемә.
Коллективта бердәмлек, дуслык булдырау да, балаларга белем бирү дә, хуҗалыкны алып бару да минем әбиемнең җилкәсенә төшкән. Ул бит үзе дә бик яшь булган әле. Музыка коралын үзе бик әйбәт үзләштергәнгә күрә, үз һөнәрен бик төгәл белгәнгә күрә, бәлки, дәү әнием бу корабны сикәлтәле дулкыннардан да бик әйбәт кенә алып барган. Әбиемнең тәҗрибәсе, үз һөнәренә тугърылыклы калуы яшь буынны музыка сөючән, сәнгать кешеләре итеп тәрбияләргә булышкан. Аның укучылары музыка укытучылары булып чыктылар. Музыка сәнгатен тирәнтен өйрәнүчән кешеләр булып калалар.
Мин моңа бик шатмын. Әнием дә әбием юлыннан барырга карар кылган. Баишева Галия Равил кызы шул ук мәктәптә, сәнгать мәктәбендә, балалар укыта. Мин дә анардан дәресләр алам.
Дәү әниемнең укучылары күп. Балалар бакчасында да музыка җитәкчесе –Зябирова Эльмира Али кызы –минем әбиемнең укучысы. Индерка Муниципаль бюджет гомуми урта белем бирү мәктәбендә дә, мин укый торган мәктәптә, Сайганова Динара Хайдәр кызы сәнгать дәресләрен алып бара. Ул да — әбиемнең укучысы.
Җәмилә Баишева,
Пенза өлкәсе,
Индерка авылы
Тулысынча «Татарлар» газетасында укырсыз.
Ожидайте подведения итогов