Номинация: АВЫЛЫМ КЕШЕЛӘРЕ
Миллилекне саклаучы бабаем – Озын Гаяз
Татар халкым бөек үткәнеңдә,
Чал тарихың, милли кыйммәтләр.
Бүгенгегә онытылмый килгән
Йола-бәйрәм, милли бизәкләр.Авылдагы һөнәрчеләр саклый
Җәүһәрләрен олуг милләтнең.
Чиккән сөлге, талчыбыктан үргән
Һәрбер бишек безгә кирәкле.
Бик зур тизлек белән җир шарында глобальләшү дигән процесс бара. Ягъни, гасырлар буе үзенчә яшәгән милләтләр һәм дәүләтләр бер-берсе белән кушылып, җирдә бербөтен тормыш белән яшәүче системаны барлыкка китермәкчеләр. Икътисади һәм сәяси проблемаларны чишү өчен бу күренеш бәлки уңайдыр да, ләкин, игътибар итсәк, җирдәге бик күп халыкларның милли үзаңы томалана, телләре, гореф-гадәтләре, милли җәүһәрләре эреп юкка чыга. Һәм аларны беркайчан да кире кайтарып булмаячак.
Ә минем газиз милләтем, татарым да ниндидер югалтулар кичермиме? Дөрестән дә, авыл шәһәрләшә, каз өмәләре, кич утыру, аулак өйләр, уеннар юкка чыгып бара. Чөнки ниндидер бәйрәм күренеше кирәк булганда гына мәдәният хезмәткәрләре телевизион тапшырулар өчен, үтә дә ясалма булган гореф-гадәтләрне уйнап күрсәтәләр.
Тик, сирәк булса да авылларыбызда XVIII-XIX гасыр чалымнарын саклап калучы һөнәрчеләребез бар. Мин шундый милләтпәрвәр һәм үтә дә оста булган, горурлыгым, әнием ягыннан бабаем – Озын Гаяз (авылдашлар шулай атый аны, таза, озын буйлы ул) турында язарга булдым.
Бабаемның балачагы эшләп үткән. Ул малай чактан ук кирпеч суккан, бишек үргән һәм чыпта суккан, палас тукыган. Шулай ук кулына балта алып, агач эшенә керешеп китүе дә егет вакытта булган.
Шундый иркен өебезнең түшәмнәренә игътибар итсәк, без үзенчәлекле орнаментлар күрәбез. Гаяз бабаем сүзләренә караганда, борынгы төрки бабаларыбыз яшәү урыннарын төрле ачык төсләрдән торган, күбесенчә үсемлек формасындагы бизәкләр белән бизәргә яратканнар. Болгар бабаларыбыз да җәйлеккә киез тирмәләргә күченгәннәр. Ә ап-ак киез тирмәләрне яшел төсләр белән каймаланган, алтынсу орнаментлар белән бизәгәннәр. Безнең өебезнең дә дивар белән түшәме почмакланып түгел, ә дуга ясап кушыла. Бу урында өй, күз явын алырлык матур, шул ук вакытта тыйнак булган бизәк белән каймаланган.
Электән балта осталарыбыз агачны дөрес сайлый һәм сыйфатлы итеп эшкәртә белгәннәр. Бабаем үзенең һөнәрен әтиемә һәм абыема да өйрәтә. Бабаемның остаханәсендә нинди генә станок юк та, нинди генә эшләнмә үрнәге юктыр. Гадәттә, агач эшкәртү җайланмаларының барысы да Гаяз бабайның хыял җимешләре.
Илвинә Хәкимова,
Әтнә районы,
Күәм авылы
Тулырак «Татарлар» газетасында укырсыз.
Ожидайте подведения итогов