Номинация: АВЫЛЫМ КЕШЕЛӘРЕ
«Атау әби» Мәймүнә
Авылыбыз халкы аны яратып Атау әби дип йөртә. Атау урамында яшәүче шушы ак яулыклы әби утны-суны кичкән. Балачагын – ачлык, яшьлеген – сугыш урлаган.
“Он белән алабута бутап пешерелгән икмәк, черек бәрәңге тәме әле дә иреннәрдә тора”, — дип искә ала карчык.
Сугыш вакытында һәм сугыштан соңгы елларда буй җиткән кызны Мари Эл урманнарына агач кисәргә җибәрәләр.
Тормышының иң гүзәл чагында ботына кадәр җиткән зур резин итек киеп мари сазлыкларында йөрергә, чәчәк бәйләмнәре урынына кулларына утып пүләне тотарга, ач, ялангач йөрергә язган аңа.
-Без тормышны ничек бар, шулай кабул иттек. Эшләргә кирәк! Эшләсәк яшибез дип көн күрдек.
Яшьлек матур булса да, хәзерге тормышымны күбрәк яратам. Биш балам, 8 оныгым, 4 оныкчыгым бар! Аларның кадер-хөрмәтендә яшим, Аллага шөкер! – ди карчык.
Балалары, оныклары, оныкчыкларына җылы йон-оекбашлар бәйләргә, һәр ял саен кунакка кайткан бәпкәләрен мич коймагы белән сыйларга да өлгерә әле ул. Менә шундый ул безнең тиктормас Атау әбиебез.
Резеда Сабирова
Татарстан, Балык Бистәсе районы, Кече Укмас авылы
Instagram: instagram.com/p/B9cndcRhQt6
Ожидайте подведения итогов