Чишмәләр иле син, туган як!
Еракка китмәгез, су сорап.
Бу җирдә таулардан көй алып,
Чишмәләр яшиләр чылтырап.
Ә. Исхаков.
Зәй районы Сармашбаш җирлегендә су чыганакларына игътибар зур. Үзара салым акчасына сармашбашлылар Сабантуй урынына төшкәндә әрәмәлектә урнашкан Салкын чишмәне төзекләндерде. Кыйблага карап агучы чишмәнең суы тәмле, тешләрне камаштыра. Бар эш нияттә: әлеге урында зур ябалдашлы агачлар киселде, таш җәелде, беседка урнаштырылды һәм биләмә койма белән әйләндереп алынды.
Аңа кадәр исә авылдашыбыз Әсгать Кашапов чишмә биләмәсен агач-куаклардан чистартып, аны тәртипкә китереп, бирегә өй урнаштырып, чишмә янәшәсенә утыргычлар көйләгән иде. Әлеге әкияти манзара булган өйнең эчендә җаны гына юк. Ул әлеге чишмә биләмәсенә аерым үзенчәлек өстәп тора. Әсгать Фәттахович аны авыл, район данын яклап көрәшкән, спорт һәм көрәш җанлы улы Айзат Кашапов истәлегенә дип салды. Бу очраклы түгел, Айзат исән чакта әлеге чишмәне еш карап, чистартып торды, бил алышлар алдыннан биредән рух ныклыгы алды. Аның истәлегенә әлеге чишмәне авылдашлары хәзер Айзат исеме белән атый. Сыйныфташлары, дуслары бирегә “Айзат чишмәсе” дигән элмә такта ясатып урнаштырды. Чишмә белән фанат көрәшче исемен бәйләү — яхшы фал, бу үзенә күрә яшь буында сулык-чишмәләргә сак караш, Айзат абыйлары рухын зурлау, ватанпәрвәрлек рухы тәрбияли.
Азат Кашапов,
Зәй районы
Сармашбаш авылы
Обращаем Ваше внимание, что голосование за работы на этом сайте закончены.
Ожидайте подведения итогов
Поделитесь в соцсетях
Гульнара говорит:
Авылыбыз чишмэсе бик матур, э суы эчеп туймаслык
Ильнур говорит:
Бигерэк тэмле инде чишмэ сулары безнен авылда
Рәзимә говорит:
Бу атнада яшьләр аның тирәсен җыештырды, чишмә тагын да матур булып калды
Азат говорит:
Чишма буеннан кайтасы килми
Разима говорит:
Чишмәдән кайтасы да килми