Номинация: АВЫЛЫМ КЕШЕЛӘРЕ
Кафия апа
“Яшәр өчен бетмәс көч алырга
Олысына һәм дә кечегә, —
Мәхәббәтле, ямьле, мәрхәмәтле
Туган ягы кирәк кешегә.”Фәнис Яруллин
Туган як, туган җир, туган авыл… Һәркем өчен изге, газиз, кадерле ул. Безнең һәрберебезнең газиз туган йорты, туган авылы бар. Һәр авылның үзенә генә хас, кабатланмас истәлекле урыннары, горурланырлык күренекле шәхесләре була. Туган төбәгебезнең һәр агачы, һәр сукмагы, һәр кешесе безгә таныш һәм якын. Шуңа күрә без аның тарихын яхшы белергә, табигатен сакларга, кешеләре белән горурланырга тиеш.
Безнең тормыш авырлыклар алдында бөгелеп төшмәгән, гомере буе күркәм эшләр генә эшләгән кешеләре белән матур. Андыйлар күзгә бик бәрелеп тә тормый, ә үзләре сызган туры юлдан ышанычлы адымнар белән киләчәккә атлый. Сөлек авылында яшәүче Кафия апа нәкъ шундыйлардан. Ул Карашай Саклау авылында 1935 нче елның 20 декабрендә урта хәлле крестьян гаиләсендә бишенче бала булып туа. Ишле гаиләдә балалар эшчән, тырыш булып үсәләр. Тик 1941 нче елгы сугыш балаларны ятим калдыра, әтиләре, авылдан беренче булып, сугышка алына. Кафия апаның балачагы ачлык – ялангычлыкта үтә.
Кафия апа Карашай Саклау җидееллык мәктәбен бик яхшы билгеләренә генә тәмамлый. Тормыш бик авыр булуга карамастан, белемен Теләнче Тамак мәктәбендә дәвам итә.
Бик чибәр, матур була минем әбием яшь чакта. Төз гәүдә, шомырттай кара күзләр… Озын кара чәчләрен ике толымга һәм тәкыя итеп үреп йөртә ул. 1955 нче елның зәмһәрир салкын кышында Сөлек авылының бик тырыш, уңган егете Наилә абыйга кияүгә чыга. Наил абый белән 5 бала тәрбияләп үстерәләр.
Хезмәт юлын үзенең туган авылында башлый. Авыл советында сәркатип вазифасын башкара. “Уңыш” колхозында төрле эштә йөри: борчак чабу, эскерт кую, комбайн ярдәмчесе, сыер саву, бозау карау дисеңме, әле тагын учетчы – лаборант булып та эшли. Кайсы гына тармакта эшләсә дә, Кафия апа һәрвакыт макталып килә.
Айгөл Сәлахова,
Сарман районы,
Сөлек авылы
Тулырак «Татарлар» газетасында укырсыз.
Ожидайте подведения итогов