Номинация: АВЫЛЫМ БИЗӘКЛӘРЕ
Иске Пенәгәр авылы
Киров өлкәсе Нократ Аланы районы Иске Пенәгәр авылының өстән күренешләре. Авылыбыз бик зур. 400 дән артык хуҗалыктан артык. Йортлары төзек, көннән- көн яңара бара.
Мәчетебез 1826 елда салынган. Шуннан бирле авылыбызның дини тормышын алып баруда төп хезмәтне башкара. 1990 еллардан башланган мәчетне яңарту эшләре анда эчке яктан да дини гыйбадәтләрне, укуларны алып барырга ярдәм итә, тышкы яктан да авылыбызның күрке булып тора. Элекке фотосы 1887 елда төшерелгән иде.
Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашлар истәленә куелган һәйкәл һәм аны ачу күренешләреннән берсе. Күккә ашкан кыядай басып торучы ике таш янындагы диварларда “Ватаным” дип, сугыш кырына авылдан чыгып киткән һәр кешенең исем-фамилиясе язылган.
Һәйкәлне 2019 елның 4 маенда авыл халкы белән бергә ачтык. Бәйрәмгә җитәкчеләребез һәм кунаклар күп җыелган иде.
Иске Пенәгәр авылында 2020 елның 23 февралендә уздырылган “Уйнагыз, гармуннар!” кичәсендә катнашкан авылдашларыбыз. Кичә бик күңелле узды. Инде шактый еллар уздырылмый торганнан соң оештырылган бу концерт авылыбызның күркәм бәйрәме булып калды. Контакт социаль челтәрендә “Иске Пенәгәр авылы” группасында куелганнан соң язылган фикерләр моны раслап торалар: — Рәхәт булса да торган жир, сагындыра Туган ил, дип белмичә әйтмиләр икән, шундый матур башкардылар, күңелләрне тутырып, өйгә кайтып килгәндәй булдым, рәхмәт барыгызга, шулай давам итегез алга таба да.
Авылыбызның күрке Сабантуйлары. Урамнарда милли моңнарыбыз яңгырап тора. Соңгы вакытта бу күренештә күбрәк яшьләр катнашалар. Сөлге җыю – авылыбызның күркәм бизәге.
Киров өлкәсе, Иске Пенәгәр авылы китапханәчесе
Богабиева Нурисә Мулланур кызы
Ожидайте подведения итогов