Номинация: АВЫЛЫМ КЕШЕЛӘРЕ
Ихласлыкка сусаган җан
Әтнә ягы әдәбиятка, халык язмышына, аның яшәешенә, тарихына, гореф-гадәтләренә, сәнгатенә битараф түгел һәм ул милләтебезгә бик күп талантлы, сәләтле шәхесләр биргән. Алар арасында Ш.Мәрҗани, И.Низамов, С.Хәким һәм башка бик күпләр бар. Халык өчен хезмәт итеп тыйнак кына яшәгән, эшләгән кешеләребез дә байтак. Язмам шундый кешеләрнең берсе- яраткан авылдаш шагыйрәбез Гөлүсә Батталованың иҗади эшчәнлеге турында.
Гөлүсә Батталова 1982 елның 19 декабрендә Әтнә районы Түбән Шашы авылында дөньяга килә. Күңгәр урта мәктәбендә барлык фәннәрне дә “5” ле билгеләренә генә үзләштерүче кыз фән олимпиадаларында, нәфис сүз һәм төрле дәрәҗәдә уздырылган бәйгеләрдә еш катнаша. Үзе дә шигырьләр яза. Аларны “Әтнә таңы” ,“Сабантуй” газеталарында һәм “Ялкын” журналында бастырып чыгаралар. Кызыксынучан, тирән белемле, мөстәкыйль һәм иҗади фикер йөр-түче сәләтле кызны укытучылар да , иптәшләре дә бик ярата, хөрмәт итә. 2000 нче елда Күңгәр урта мәктәбен алтын медальгә тәмамлагач, Татар дәүләт гуманитар педагогик институтының чит телләр факультетында белем ала. Кызыл дипломлы белгеч үзенең туган ягына Әтнәгә кайта . Һәм бер дә үкенми, туган ягы табигатенең матурлыгыннан, саф һавасыннан иҗатына көч алып, яраткан эшеннән тәм һәм ямь табып яши ул биредә.
Гөлүсә Рәшитовнаның тәүге шигырьләре мәктәп елларында ук язылса да, ныклап торып иҗатка тотынуы шактый соңрак, студент елларында, университетның «Әллүки» түгәрәгенә йөргәндә була. Ә инде чын-чынлап дөньяга чыгуына «Идел», «Казан утлары» журналлары, Гөлзадә Бәйрәмова, Марсель Галиев, Ренат Харис кебек олпат шәхесләр ярдәм итә. Ул үзе дә үзен, әдәбият мәйданына шигырьләре журналларда бер-бер артлы дөнья күргәннән соң килеп кердем дип саный. Иҗаты милләттәшләренә интернет аша да таныш. Шагыйрәбез исә моңа сөенә генә.
Яраткан шагыйрәм темаларны тормыштан ала. Яшәешкә, җәмгыятькә, заманага, кешеләргә битараф булмавы, күңелдә туган уй-фикерләрен башкалар белән дә уртаклашасы килүе – менә шулар инде шигырь язарга этәргән төп сәбәпләр.
“Миңа шигырь язу өчен илһам кирәк! Илһам миңа сагындырып, көттереп кенә килә, аны күңел тетрәнүләре китерә. Сөенеч-борчулар кебек үз хис-киче-решеләремме ул, яки башкаларныкымы, дөньядагы ниндидер вакыйга, яисә күренешме – минем җанны тетрәндерә икән, әнә шул чакта миндә шигырь туа. Тыныч күңел белән шигыремне яза алмыйм”, – ди Гөлүсә Батталова .
Әлфия Шагалиева,
Әтнә районы,
Күңгәр авылы
Тулысынча «Татарлар» газетасында укырсыз.
Ожидайте подведения итогов
Мавзуна говорит:
Алга
Дина говорит:
Голусэнен чын кунелемнэн ижатына, яшэешенэ гашыйкмын. Бик кочле рухлы шэхес. Шигырьлэре тирэн мэгьнэгэ,кочле акылга ия. Килэчэктэ зур ижади унышлар, ныклы гаилэ бэхете, ижат чишмэсенен беркайчан да саекмавын телим.