Номинация: АВЫЛЫМ КЕШЕЛӘРЕ
Игенче булып туган
Ямь-яшел урам, әйләнәләй зифа каеннар, тәмле исле наратлар, җиләк-җимешле бакчаларга терәлгән иген кырлары, матур чәчәкле болыннарының тәмле исләре өйләргә бөркелеп, иртә таңнарда сайрар кошлары белән гөрләп яши ул авыл. Авылның нинди урында урнашуына игътибар итмичә булмый. Мондый матур урынга шушы авылны урнаштырырга теләп бик озак эзләгәннәрдер, мөгаен.
Һәр авылның, һәрбер районның данлыклы тарихы бар. Тормыш туктап тормый, дәвам итә. Азнакай районы Зур Сукаеш авылында яшәүче халыкның тырышлыгы, уңганлыгы турында әледән – әле ишетергә, матбугат битләреннән күзәтергә мөмкин.
…Тымытык – Азнакай юлы борылышына җитәрәк колхозның басу капкасы. Юлның бер ягына : “Рәхим итегез! “Тырыш” колхозы” дип язылган. Икенче якта – яңа яуган кар сыман ап-ак алъяпкычлы сылуның сурәте төшерелгән панно тора. Ул әйтерсең бу җирләргә аяк баскан һәр кешене чиккән сөлге өстенә куелган икмәк белән каршы ала.
Үзенең чыгышы, нәселе белән горурланып яшәүче кешеләр авылда хәзер дә күп ул. Шундыйларның берсе – Сәгыйдулла Асылгәрәй улы Сәетов.1942нче елның 14нче августында Ык буена урнашкан Мөслим районы Бәләкәй Чакмак авылының иң хөрмәтле шәхесләре булган Сәетовлар гаиләсендә туа. Әтисе Асылгәрәй ил азатлыгы өчен изге көрәштә һәлак була. Каһәрле сугыш шаукымы аларның гаиләсен Түбән Сукаешка — әнисе ягына кайтара. Заманында якын –тирәдә яхшы атлар үрчетүче буларак дан тоткан, тик тормас Сәхәбетдин бабасы бала үстерүдәге бөтен мәшәкатьләрне һәм чыгымнарны үз өстенә ала. Тырышлыгы бушка китми бабайның. 1961нче елны оныгы макталып Тымытык урта мәктәбен тәмамлый. Шул елның ноябренда армиягә алына. Хәрби хезмәтен ракета гаскәрләре составында үтә. Командование тарафыннан дәүләт бүләгенә тәкъдим ителә. Армиядән бабасы янына кайтып, 2ел Азнакайнефтьнең УТТда шофер булып эшли. 1968нче елда Казан авыл хуҗалыгы институтына укырга керә. Агроном белгечлеге буенча югары белем ала. Азнакай районы авыл хуҗалыгы идарәсе Сәгыйдулланы баш агроном итеп “Тырыш” колхозына эшкә җибәрә. Көчле тамырлары белән җиргә нык береккән абруйлы җитәкче кул астында яшьләр эшли башлый.
Ләлә Сәетова,
Азнакай районы,
Зур Сукаеш авылы
Тулырак «Татарлар» газетасында укырсыз.
Ожидайте подведения итогов
Табрия говорит:
Афәрин! Бик матур, әдәби телдә, гади генә аңлаешлы итеп язылган! Тамырларыбызның кайдан икәнен онытмасак иде!