Номинация: АВЫЛЫМ КЕШЕЛӘРЕ
Гүзәлиянең “Серле сандыгы“
Мамадыш районының Урта Сон авылында яшәүче кул эшләре остасы Гүзәлия Заһидуллина белән очрашканчы ук аның турында үзеннән алда шактый кызыклы мәгълүмат килеп ирешкән иде инде миңа.
“Авылым йолдызлар кабыза“ концертын карадым. Шуның “Янәшәбездә гаҗәеп кешеләр“ номинациясендә Гүзәлиянең кул эшләрен күрсәттеләр, вәйт, ниләр генә ясамый икән ул, шаккаттым!“ – диде бер танышым. Аның исемен икенче тапкыр Мамадыш “Ак калфак“ оешмасы җитәкчесе урынбасары Луиза Мисбаховадан ишеттем: “Фантазиясе искиткеч бай. Өйләрендәге иҗат җимешләрен күрсәң… Сәйләннән үргән эшләренә бигрәк тә исем китте, киңкырлы оста инде. Ире Вакыйф белән кечкенә чакта икесе дә миндә тәрбияләнделәр. Ул да бик аңлаучан, тырыш кеше. Мөмкинлекләрне тудыра, камыр ризыкларына кадәр пешереп ашата, ди. Авылда шундый матур гомер кичереп яталар, дүрт сыер асрыйлар, йорт-җирләре шундый күркәм, тормышлары менә дигән, сөбханалла, күз тимәсен, шәкертләрем өчен чын күңелдән сөенеп кайттым“, — диде ул. “Ак калфак“ның авыллар буенча җитәкчесе Рәйсә Муллаәхмәтова аңа кушылып китте: “Килен апасы Фирая да шундый актив, авылда ниләр генә майтармыйлар. Минем “ВКонтакте“ битемдә Гүзәлия турында видеофильм да бар, кереп карагыз әле. Гаҗәеп эшләр!“
Менә, насыйп булгач, очраштык та. Урта яшьләрдәге, ыспай киенгән, башына яулык япкан, зыялы, итагатьле, мөлаем йөзле ханым безнең игътибарны бик тиз үзенә җәлеп итте.
26 ел инде “Сон“ балалар бакчасында тәрбияче булып эшлим. Мин медик та, педагог та. 90нчы елларда Казанда медицина училищесында акушер-гинекологлар әзерләү бүлегендә укыганда беренче кофтамны бәйләп кидем. Аннары Казан педагогия училищесын, Чаллы педагогия институтын тәмамладым. Башта Усали участок хастаханәсенә 8 километр йөреп эшләргә туры килде. Кул эшләре белән кызыксынуымны дәвам иттем. Кайнанам Гайнелхәят кечкенә ыргак белән бик матур салфеткалар бәйли иде, аннан өйрәнеп кенә булмады. Бервакыт иремнең апаларының кызлары кунакка кайтты. Чаллыда махсус бәйләү түгәрәгенә йөриләр икән, тәүге остазларым да шулар булды. Бәләкәй генә салфеткадан башлаган идем мин дә. Бер елны әниемә жилет бәйләп бүләк иттем, ашка киеп барган да, шуннан башкалар да сорый башлады. 38 жилет бәйләргә туры килде. Күрше-күләнгә, аларның танышларына… Үземә бәйләгән итәгемә дә кызыгучылар күп булды. Йокларга соң ятам, иртә торам, уң кулым – иремә бик зур рәхмәт, станоклар да ясап бирде, өйдәге эшләрдә булышуы турында әйткән дә юк, — дип сөйләде ул.
Алсу Дияр,
Мамадыш районы,
Урта Сон авылы
Тулырак «Татарлар» газетасында укырсыз.
Ожидайте подведения итогов