Пермь крае Уразмәт авылында яшәүче Гыйльмиярова Кафия апа Галимҗан кызы чигү эшләре буенча оста. 85 яшендә булуына карамастан, ул кыш көннәрендә чаңгыда йөри. Сыздырып гармунда уйный. Ул татар халык җырларын бик ярата.
Кафия апаның моңлы тавышы бәйрәм концертларында еш яңгырый. Кирәк булса, узе үргән чабаталарын киеп, яшьләрне сокландырырлык җиңеллек белән, биеп китә.Төрле чигү алымнары кулланып мендәр тышлары, алъяпкычлар, җәймәләр чигә.
Оста тегүче , пешекче. Олы яшьтә булса да бакча тутырып җиләк-җимеш, яшелчәләр үстерә. Җәйге сабан туйларында сөрән сугарга да өлгерә. Җәй җитсә, ул урманда: җиләк, гөмбә җыя, дару үләннәре җыеп киптерә. Зайнуллин Мусагит Җәвит улы.
Мөсәгыйть Зәйнуллин
Пермь крае, Уразмәт авылы
Instagram: instagram.com/p/B9eQ31wgeiM
Обращаем Ваше внимание, что голосование за работы на этом сайте закончены.
Ожидайте подведения итогов
Поделитесь в соцсетях