Номинация: АВЫЛЫМ БИЗӘКЛӘРЕ
Газиз туган авылым!
Төнге тәрәзәмне ай нурына күмелгән авылым урамнарына ачып куйдым да, уй хыялларга бирелеп, уземнен яшьлегемә, шушы урамнарның яшел чирәменә басып узган балачагыма әйләнеп кайттым. Әтиле-әниле бер кайгысыз бала чагым… Әй гомеркәйләр… Инде 51 нче язымны каршы алам икән бит. Туган җирен сагынып кайткан торналар тавышын да, зәңгәр күк йөзендә тирбәлгән тургайлар жырын да, беркая китми шушы туган авылымда каршы алып гомер козләремә кереп барам икән бит. Авыл баласы булганыма, газиз әнием бн кечкенәдән фермада ,маллар янында булдым мин. Бер кон калмый бара идек. Кружкага савып биргәч, кубеген өрә-өрә әчкән сөтнең тәме хәзердә тоела кебек. Басулардагы җир сөргән трактор тавышлары, куктәге тезелеп кайткан каз, торна тавышлары да, ул чакта бик якын һәм кадерле иде. Шул әнкәйләргә ияреп табигать кочагында уйнап ускәнгәме, бәлки, котуче абыйларнын тәмле үлән чәйләрен әчкәнгәдер, ә бәлки шушы түбәләс тау итәгендә пешкән җиләкләрне ашап үскәнгәдер, авылымны бер көнгә дә ташлап чыгып китә алмадым мин.
Замана белән бергә авыл тормышы да зур үзгәрешләр белән алга бара. Тәрәзәмә тошкән ай яктысыннан күренеп торган күтәртелгән юллар, багана башындагы зур фанарлар, авылымның нык икәнен күрсәтеп тора. Заманындагы үзгәреш җилләре, безнен авыл капкасында какмый калмады, фермалар, машина парклары бушап калды. Юк. Без тезләнмәдек, баш имәдек, җиргә ябышып авылда калдык.
Авылыбызның нык булып чәчәк атуына Рамил Валиевның өлеше чиксез зур. Авылнын таралуыннан да курыкмады, үз канаты астына алды. Күпме йокысыз төннәр, күпме сөенү-көенүләр белән авылны ничек аякка бастырганын бер үзе генә белгәндер. Фермаларга маллар кайтарылды, тораклар төзелде, чүплеккә әйләнгән басуларга икмәк чәчелде. Авыл халкы эшле булды. Рамил Валиев үзенә ярдәмче итеп эшкә алган Илфак Гаянов турында күпме генә мактау сүзләре әйтелсә дә аз төсле. Кешелекле, ярдәмчел, халык белән уртак тел табып, куптән ышанычларыбызны аклаучы үз кешебезгә әйләнде. Алар авыл советы Гафуров Айваз белән, иңгә иң куеп, авыл өчен янып-көеп йөрүче җитәкчеләребез булды. Авыл хезмәтендә дә, сәхнәләрдә мәдәният учагын сүндерми күпләр көнләшерлек итеп хезмәт куйдылар. .Авыл тормышы көннән көн җиңеләйде, матурайды. Моңа мисал итеп авылдагы 4 кибет, халкымның мул яшәвен исбатлый. Сибгатуллин Илдар, Хакимов Алмаз ачкан кибетләрдә, җаның ни тели шул бар. Сыйфатлы товарлары белән авыл халкын гына тугел, тирә-як авылларны да сөендереп хезмәт итәләр. Авылның милли бәйрәмнәрендә, мәктәп-садиклар, өлкәннәр аларның җылы кулын тоеп яши .
Даны еракларга тәмле ак мае белән танылган коры сөт заводы белән дә, танылып макталып торабыз. Электән үк эшләп килгән балалар бакчасы, 11 еллык мәктәп булу да җанга бер куаныч. Халык театры, “Дуслык” халык бию ансамбеле исеменә лаек булган мәдәният йортында, данлыклы артистлардан бер ким җирләре дә булмаган, җыр-моңга дәртле яшләребез хезмәт куя.
Венера Сабитова,
Актаныш районы,
Киров авылы
Тулырак «Татарлар» газетасында укырсыз.
Ожидайте подведения итогов