Саба районы Олы Нырты авылында гомер итүче тырыш, булдыклы, хөрмәткә лаек, оста куллы, сәләтле Гаффарова Мөнәвәрә апа узенең эшләре турында: «Мин кечкенәдән бәйләргә, чигергә яратып үстем. 41 ел укытучы булып эшләп, лаеклы ялга чыккач, рәхәтләнеп бу шөгелемне яңарттым. Бәйләгәннәр, чиккән әйберләрнең күбесе туганнарга, дусларга бүләк булып бара. Үзеңнең эшләреңне кешедә күрү күңелгә рәхәтлек, куаныч бирә. Аннан соң, өлкән яшьтә, үзең яраткан эшең булу җанга рәхәтлек бирә, күңелне тынычландыра. Сагышлы уйларга, авыруга вакыт калмый.» — дип бүлеште.
Олы Нырты китапханәсе
Татарстан, Саба районы, Олы Нырты авылы
Instagram: instagram.com/p/B9bLS8PlNhM
Обращаем Ваше внимание, что голосование за работы на этом сайте закончены.
Ожидайте подведения итогов
Поделитесь в соцсетях