Номинация: АВЫЛЫМ КЕШЕЛӘРЕ
Әткәем хатирәләре
Туган авылыма, туган йортыма кайткан саен, бик еш 90 яшен тутырып килгән әтиемнең, кулына каләм алып, нәрсәдер сызгалап утырганын күрәм. Бер кайтуымда кызыксынасы иттем. Баксаң, балачак хатирәләрен, сугыш чорында кичергән михнәтләрен, инде бакыйлыкка күчеп беткән замандашларын, авылдашларын сагынып, исенә төшереп, дәфтәр битләренә терки икән ул. Олыгайды шул инде, шактый гына зур авылыбызда аның яшендәгеләрне бармак белән санарлык хәзер. Элегрәк, егәре бар чакта, яз җитеп, урман-кырлар яшәрү белән бишекле “матае”на утырып, балачагы үткән юлларны урап кайта иде. Хәзер исә балаларыннан авыр сугыш чорында яшәгән Фатиха хуторына (алар каравыллаган ферма урнашкан урынны авыл халкы хәзер шулай атап йөртә) алып баруларын үтенә. Оныкларына үзләре яшәгән каравыл йорты, абзарлар урынын, тереклек чыганагы – саф сулы чишмәне күрсәтә.
Әтием Шәйхулов Әнис Шәйхелимам улы — сугыш чоры баласы. 1931 елның 2 маенда Башкортстанның Чакмагыш районы Тайняш авылында ишле гаиләдә өченче бала булып дөньяга килә ул. Әти-әнисе 7 балага гомер биргән. Әмма, ни кызганыч, ачлык елларында өч улларын саклап кала алмаган алар.
1941 елда, сугыш башлангач, авылдан ике чакрым ераклыкта, Чырагачкул дип аталган урман буенда урнашкан ферма өенә күченә гаилә. Гаилә башлыгын каравылчы итеп куялар, әмма озак та тормый, хезмәт армиясенә алып китәләр. 5-6 ел шунда гомер итәләр. Өч ферма абзарындагы малларны саклыйлар. Ул абзарларда сыер, сарык, хәтта җәй көне тавык та асрала. Әбием Фатыйха 10 яшьлек улы Әнис һәм 5 яшьлек кызы Флүрә белән генә кала. Алар көндез колхоз сыерларын көткән, төнлә ферманы каравыллаган. «Өй артындагы җимерек сарайда сыер асрадык. Аның чобар бозавы бар иде, — дип хәтерли әтием. – Урман якын, төне буе бүреләр улый. Безнең сарай тирәли әйләнеп йөриләр. Бөркөнне әни авылга китте, өйдә сеңлем белән генә калдык. Тәрәзә төбендә утырган сеңлем кычкырып җибәрде: «Абыем, карәле, бозау тагын сыерны имә. Сөт калдырмый бит инде». Йөгереп чыксак, сыер янында бер бүре бөтерелә. Бахыр мал сакланырга тырыша, тибенә. Кулга янып торган кисәүләр тотып, чаң сугып, ничек кирәк алай, бүрене куып җибәрдек. Бәләкәй генә булсак та, курыкмаганбыз. Бүген уйлап утырам әле: бүре булып бүре без, сабыйларны, кызганган. Фашистлар исә хайваннардан да явызрак булган…».
Картәтиемнең абыйсы Гамил 1942 елда яуга китә.19 яше дә тулмаган егет 1943 елның 11 октябрендә Запорожье өлкәсендә 82нче атучылар дивизиясе составында каты алышларда батырларча һәлак була. Кызыл Армия районының Герасимовка авылында туганнар каберлегендә җирләнгән. «Кара кәгазь озак килде безгә. Җәй көне генә алдык без аны. Әрәмә буенда кое бар иде. Әниебез шул кое янында тәгәри-тәгәри елады. Аңа кушылып без дә еладык…», — дип хәтерли картәтием.
Рәфинә Хөсәенова (Шәйхулова).
Башкортстан,
Туймазы шәһәре.
Тулысынча «Татарлар» газетасында укырсыз.
Ожидайте подведения итогов
Аделия говорит:
Замечательная работа
Рафина говорит:
Спасибо
Аделия говорит:
Замечательная работа ! Гордимся
Гузалия говорит:
Рафина Анисовна,сезнен язманы укыгач,шундый рэхэт булып китте.Хэрбер сухегез жанга рэхэт,бик матур хэтирэлэр.Без,сезнен укучыларыгыз,сезнен белэн горурланабыз.Рэхмэт сезгэ барсы эчен дэ!
Рафина говорит:
Спасибо
Рафина говорит:
Гүзәлия, Бәдретдинова-Дәүләтовамы? Рәхмәт яхшы сүзләреңә. Сезне бер генә ел укытсам да, берничәгез филолог белгечлеген сайладыгыз. Бу юлдан китүегездә минем дә аз гына булса да өлешем бардыр дип уйлыйм. Сезнең уңышларны күреп сөенәм. Кызың бәйгеләрдә катнаша. Афәрин!