Номинация: АВЫЛЫМ КЕШЕЛӘРЕ
Безнең горурлык
Бөек якташыбыз, атаклы баянчы, җырчы, композитор, Татарстанның халык артисты Рамил Курамшин 1947 елның 16 июлендә Горький өлкәсенең (хәзер Түбән Новгород өлкәсе) Кызыл Октябрь, хәзер Сергач районы Кочко-Пожар авылында укытучылар гаиләсендә туган. 5 яшендә үк гармун уйнарга өйрәнгән авыл малае урта белем алгач, 1968 елда Казан музыка училищесын тәмамлый һәм үзенең иҗат юлын Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә башлап җибәрә. Бер ел Татар дәүләт җыр һәм бию ансамблендә, егерме ел Илһам Шакировның концерт бригадасында эшли. Күп кенә танылган артистларга уйнаган виртуоз музыкант баян өчен пьесалар иҗат итә һәм шуларны радиога яздыра.
Бөтенсоюз телевидениесендә татар баянчыларыннан беренче булып чыгыш ясаучы да – Рамил Курамшин була, ә 1980 елда ул Татарстан телевидениесендә беренчеләрдән булып үзенең аерым концерты белән чыгыш ясый. Талантлы баянист шулай ук тирән моң белән сугарылган байтак җырлар авторы да, матбугат битләрендә аның җыр-музыка өлкәсен яктырткан үткен телле мәкаләләре даими дөнья күрә. 2007 елда “Баян өчен пьесалар” дигән җыентыгы чыкты, ә 2014 елда аның күренекле сәнгать әһелләренә багышланган “Чордашларым — моңдашларым” дип исемләнгән истәлекләр китабы басылды.
2017 елның июлендә танылган баянчының 70 яшьлек юбилее уңаеннан, туган авылыбызда аның иҗат кичәсе узды.
Кадрия Әндәрҗанова
Түбән Новгород, Кочка-Пожар авылы
Instagram: instagram.com/p/B9DyKOXCQjO
Ожидайте подведения итогов