Номинация: АВЫЛЫМ КЕШЕЛӘРЕ
Бакый Сибгатулла улы Рәхимов
Бакый Сибгатулла улы Рәхимов 1913нче елда Батыр районы Озын Куак авылында туа. 1930нчы елда Юдино шәһәрендәге ФЗӨ мәктәбенә укырга керә, берничә ел Казан тимер юлында поездлар йөртә. 1939нчы елда Совет-фин сугышы башланып китә. 1940нчы елда яшь слесарь Бакый Рахимов фронтка озатыла. Ул разведбатальонда пулеметчы булып сугыша. 109нчы күзәтче батальонга мөһим эш йөкләтелә.Алар Койвисто-Бьерка утравын
алырга тиеш булалар. Финнар белән каты бәрелешләрдә Рәхимовның кулы яралана, күп кан югалта, шулай да үзенең иптәшләре яныннан аерылмый. Бакый бәйләнгән яралы кулы белән пулеметтан атуын дәвам итә.Койвисто-Бьерка утравында күрсәткән батырлыгы, кыюлыгы өчен Бакый Рәхимов илебезнең иң югары бүләгенә лаек була. 1940нчы елның 21нче мартында СССРның Верховный Советы Президиумы указы буенча Бакый Рәхимовка Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Бакый Рәхимов бу исем турында ишетергә өлгерми, чөнки 1940нчы елның 3нче мартында тигезсез сугышта ул батырларча һәлак була. Советлар Союзы Герое Бакый Сибгатулла улы Рәхимов Тупуран-Саарп утравында туганнар каберлегенә күмелә. 25 ел буе Бакыйның батырлыгы турында беркем берни белми. Документлар каядыр юкка чыга.1968нче елда Ш.Рәкыйповның “Батырлар эзләре буйлап” исемле китабы басылып чыга. Китапта “Батырлар үлмиләр” исемле очеркында беренче мәртәбә Бакый Рәхимовның батырлыгы турында языла.Санкт-Петербургның хәрбиләр музеенда батыр сугышчылар исемлегендә безнең якташыбыз Бакый Рәхимовның да исеме алтын хәрефләр белән язылган.
Казанның “Тасма” берләшмәсендә мемориаль такта беркетелгән. Бу тактага
1938-40нчы елларда Советлар Союзы Герое Б.С.Рәхимов биредә эшләгән” дип язылган.
1984нче елдан Казанда Мәскәү районының бер урамы Бакый Рәхимов исемен йөртә.
Озын Куак авылы совет каршысында Бакый Рәхимов исемендәге аллея ачылды
Рания Кралова
Чувашия, Озын Куак авылы
Instagram: instagram.com/p/B8yMFV7p49o
Ожидайте подведения итогов