Номинация: АВЫЛЫМ КЕШЕЛӘРЕ
Авылымның йөзе – аңың күркәм кешеләрендә
Хезмәтенә, данга лаек була
Саф намуслы хезмәт кешесе.
Җирдә үз урыныңны табып була,
Йөрәгеңне бирсәң эш өчен.
Татар авылларының иң зур байлыгы — аның халкы. Ул һәр иртә сөенеп эшенә бара, күңелен биреп эшли. Хезмәте белән башкаларга, иленә файда китерүенә куана. Нинди генә авырлыклар булса да, куркып калмый, тырышлыгы белән куйган максатларыңа ирешә, яңа үрләр яулый, дәрәҗәләргә ирешә . Безнең авылда да хөрмәткә лаек кешеләр күп яшәгән һәм яши.
Яраткан эшең, яраткан хезмәтең сиңа бәхет, шатлык, куаныч китерә. Хезмәтеңнән тәм табып, илһамланып, тынгы белми яшәү – үзе олы бәхет бит ул. Язмам нәкъ менә шундый бәхетле кешеләрнең берсе – үзенең 29 ел гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган, туган телгә карата мәхәббәт тәрбияләүче, уңган, үз эшенең остасы булган укытучыбыз Раушания Ринат кызы Низамбиева турында. Түземлелек, сабырлык, тәртип, җыйнаклык, вакытны дөрес итеп бүлә белү һәм тагын бик күп санап бетергесез уңай сыйфатларга ия булган укытучыбыз Раушания Ринат кызы 1990 нчы елдан 2020 нче елга кадәр Тирсә мәктәбендә белем бирә. Джонатан Ливингстон үзенең укучысына бик акыллы киңәш биргән: “Син һәр кошта чынлыктагы яхшы күңелле акчарлакны күрергә һәм үзләрендә әлеге яхшы кошны күрергә ярдәм итәргә тиеш”. Раушания апа нәкъ шулай эшли дә. Татар телен һәм халык традицияләрен саклап калуга, балаларда әхлак сыйфатлары тәрбияләүдә Р. Фәхреддин мирасына таянып эшләүгә күп көч куя. Хезмәтенең гүзәл нәтиҗәсе – укучыларының республика, бөтенроссия күләмендә үткәрелгән бәйгеләрдә җиңүе. Бүген дә ул дәресләрдә алдынгы технология элементларын кулланып эшли, укучыларны иҗади яктан үстерү юлларын эзли.
Низамиева Раушания Ринат кызы педагогик коллективта, авылыбызда , мәктәп укучыларының әти-әниләре арасында һәм район педагогик берләшмәсендә зур абруй казана. Низамиева Раушания Ринат кызы-иҗади кеше. Татарстан Республикасы һәм Удмуртия галимнәре белән актив хезмәттәшлек итә. Республика конференцияләрендә һәм киңәшмәләрендә бик теләп чыгыш ясый, район укытучылары һәм Удмуртиянең татар теле укытучылары өчен ачык дәресләр, мастер — класслар күрсәтә.
Илзидә Герасимова,
Әгерҗе шәһәре
Тулырак «Татарлар» газетасында укырсыз.
Ожидайте подведения итогов