Номинация: АВЫЛЫМ КЕШЕЛӘРЕ
Авылым кешеләре
Чутай авылы Татарстан Республикасының төньяктагы чигендә урнашкан. Авыл Балтач районына керә. Ул район үзәгеннән 30 км, иң якын тимер юл станциясе Шәмәрдәннән 45, ин якын пристань Малмыждан (Киров өлкәсе) 20 км ераклыкта. Тел галимнәре аңлатуынча, Чутай (Чутый) нур, яктылык мәгьнәсен, күз явын алырдай дигән төшенчәне аңлата. Болгар бабаларыбызда, Карачай-балкар халкында бу атама кеше исеме буларак та билгеле. Элек-электән Чутай авылы халкының күршедәге башка авыл кешеләренекеннән үзгә һөнәрләре булган һәм хәзер дә бар. Авыл үзенең ташчылары, балта осталары, мич чыгаручылары, рамчылары, пыялачылары, итек басучылары белән билгеле. Авылда хәтер офыклары киң. Мәртәбәле авыдашларыбыз Чутай хәтеренә нык уелган. Казанда Гарифҗанов урамының исемен йөрткән Казан дәүләт университетының атаклы профессоры Нургаяз Гарифҗановны, Советлар Союзы Герое Галләметдин улы Василны (Василий), Бөек Ватан сугышы каһарманы полковник Ислам Хәбибуллинны, 1938 елга кадәр партиянең Татарстан өлкә комитетында җаваплы вазифада эшләгән, вәхшилек елларында Колымада газапланып үтерелгән Алкинны кемнәр генә белми икән?! Күренекле дин әһеле Харис әфәнде Салихҗан да безнең авылдаш. Россия Дәүләт Советы депутаты Марат Мансур улы Бариевның әнисе дә безнең авылда туып үскән. Бүгенге көндә фән галимнәре Әнис Фаат улы Галимҗанов, Нурфия Марс кызы Казан федераль университетында хезмәт итәләр.
Безнең авылның табигате бик матур. Авыл яныннан гына Кугуборка елгасы ага. Аңа салынган күпер аша чыгуга авылның буе буйлап сузылган Киров өлкәсе тауларын күрергә мөмкин. Ә тауларда нинди генә шифалы үләннәр, нигьмәтләр үсми. Авылдан ерак та түгел Шушма елгасы ага.
Мин сезгә гүзәл табигатьле, эшчән халкы булган авылдан 1960 елның 15 августында туган Гөлзифа Нәкыйп кызы Нәҗипова турында сөйләргә телим. Гөлзифа эшчән Шәмсетдинов Нәкыйп һәм Сания гаиләсендә беренче бала булып дөньяга килә. Энесе Вагыйзгә, сеңлесе Гөлсинәгә апа була ул. Гөлзифа Нонәгәр сигезеллык мәктәбен тәмамлагач, Чавал авыл хужалыгы техникумына укырга керә. Техникум тәмамлап зоотехник белгечлеге ала. Халыкның шәхси хуҗалыгыннан сөт җыйнаучы, «Кызыл юл» авыл хуҗалыгы кооперативының терлекчелек өлкәсендә учетчы, ферма мөдире, селекция эше буенча зоотехник, баш зоотехник булып эшли ул. Нинди генә эшкә алынса да, эшне җиренә җиткереп, үзенә генә хас осталык белән башкара Гөлзифа. Ул эшләгән елларда терлекчелек тармагына бик күп яңалыклар керде. Терлекчелек тармагы мул продукция җитештереп район, республика күләмендә алдынгы урыннар яулады. Гөлзифаның эш стажы кырык ел. Лаеклы ял бирелгәч тә дүрт ел эшләде ул. Аның тырыш хезмәтен бәяләгән кооператив, район, республика, Россия авыл хуҗалыгы министрлыклары тарафыннан бирелгән мактау хатлары, мактау таныклыклары бар. Бер булганнан бар да була диләр бит. Гөлзифа эштән туктауга кул эше белән шөгыльләнә башлады.
Әлфинур Сафиуллина,
Балтач районы
Чутай авылы
Тулысынча «Татарлар» газетасында укырсыз.
Ожидайте подведения итогов