Номинация: АВЫЛЫМ КЕШЕЛӘРЕ
Мәмдәлнең тырыш ир-егете
…Кеше тормышы- тыгыз бер йомгак,
Барлык юллар шунда уралган.
Сүтә-сүтә генә беләсең-
Кешегә нинди язмыш корылган.
Мәмдәл авылында Ихсановлар гаилә династиясе күренекле шәхесләрдән санала.Шушы династиянең җиденче буыны булган Дамир Билал улы Ихсанов гади татар авылының уңган, тырыш ир-егете.
Дамир абый 1941 елның гыйнвар аенда гади крестьян гаиләсендә туа. Ул елларда инде ил әкренләп аякка басып, тынычлык урнашып, колхозлар да оешып беткән вакыт була.Дамир исемле малай менә шул вакытларда туып, тигез гаиләдә матур гына итеп үсә башлый.Ләкин…ләкин җәйнең иң матур, печән өсте вакытлары барган вакытта илгә дошман явы бәреп керә.Бөек Ватан сугышы башлана.Гаилә башлыгы Билал абый хатыны, өч олы улы һәм биш айлык төпчеге Дамирны кочаклап үбә дә сугышка чыгып китә.Бу аларның соңгы күрүшүләре, соңгы саубуллашулары була…
Абыйларының кечерәйгән киемнәрен киеп мәктәп еллары да узып китә, Армия сафларында хезмәт итү чорлары да күңелле мизгелләр булып артта кала һәм шул еллардан соң бер генә көнгә туган авылыннан читкә чыгып китми Дамир абый.
50-70 нче еллар яшьләре үзләренә күрә бер буын булып аерылып тордылар.Болар-хезмәт белән сәнгатьне бергә чорнап яшәгән буын.Дамирның абыйлары авылда бер дигән гармунчылар була, гармун тыңлап үскән малай ничек инде абыйларыннан калсын, аларны да уздырып уйнарга өйрәнә ул.Һәм гармун бүгенгесе көндә дә аның кулыннан төшми. Балта,сәнәк, көрәк тоткан кулларга гармун килеп керсә, бөтен дөньясын онытып уйный ул.Кыска гына ял вакытлары туры килсә, тальянын ала да сыздырып та җибәрә:
Икәү бергә күпме юлла уздык,
Яшьлек дустым- талмас тальяным!
Тыңлап туймас сихри моңың белән
Күпме күңелләрне назладың.
Дамир абыйның тагын ике бик тә яраткан шөгеле бар: ул атлар ярата һәм бик тә балта эшенә хирес.Шушы атын нишләтми генә инде ул?! Аның бу малга булган хисләрен бернинди сүзләр белән дә аңлатып булмый.Ничек кенә итеп тәрбияләми ул атын: җиз тимерләрне ялтыратып,матур итеп шлеяләр ясап киендерү дисеңме,матур арбалар ясап, шуларны җигеп Сабан туйларда бирнә җыйнау, табигатькә чыгу-болар барысы да аның өчен үзе бер гомер!
Гөлсинә Шакирова,
Биектау районы,
Мәмдәл авылы
Тулырак «Татарлар» газетасында укырсыз.
Ожидайте подведения итогов