Номинация: АВЫЛЫМ БИЗӘКЛӘРЕ
Авылым бизәкләре
Туган якның гүзәллеген, матурлыгын һәм күңелгә якынлыгын,озак еллар читтә яшәп, кире туган авылына кайткан кеше бигрәк тә ачык күрәдер. Мин дә, 17 яшемдә чыгып китеп, 50 яшем тулганда авылыма яшәргә кайттым. Кырларымда үскән чәчәкләр, челтерәп аккан чишмәләр,сайрар кошлар, күк йөзендә аккан болытлар – бар да үзгә, ачык,моңлы биредә. Шулай табигать белән хозурланып йөргәннән соң, авылымның тарихын өйрәнү хисе туды миндә. Ни өчен “Чичин тавы”, “Мокан тавы”, “Тигезлек”, “Кизләү” ә авылы-бызның атамасы нигә “Әнәле” икән соң?
Бигрәк тә мине авылыбыз исеме һәм аның чишмәләре кызыксындырды. Җавапны мин галим Г. Саттаров чыганакларыннан таптым. “Әнәле ” сүзе “Инәл”-дигән сүздән килеп чыккан икән бит. Ул “Затлы канлы кеше, аристократ”- дигәнне аңлата диелгән.Шулай булгач, безнең “Әнәле чишмәсе”- затлы канлылар эчә торган су, я булмаса “ Аристократ чишмәсе”-дигәч тә була. Мондый ачыш ясау миндә горурлык хисе белән беррәттән милли мирасыбызны үстерү, ата- бабаларыбыз калдырган чишмә йолаларын яңарту өстендә эшләүне йөкләде.
Иң беренче авылыбызның яңа чишмәсе турында әйтеп узыйм әле. 2015 нче елны авылыбызның көзгесе булырдай итеп төзелгән, “Әнәле чишмәсе”нең анасы- чыгышы 900 метрга өстәрәк урнашкан. Аны торба аша үз агымлы итеп, олы юлга кадәр чыгарып ясадылар. Инде безнең чишмәбез районы-бызда, җөмһүриятебездә генә түгел, Рәсәебездә дә танылды. Чөнки кайткан кунаклар, узган юлчылар, фотосүрәтләргә төшеп, саф чишмә суыннан авыз итеп, савытларга тутырып алып та китәләр. Алай гына да тугел,алар “Әнәле чишмәсе ” суының җанга сихәт бирерлек тәмле, чиста булуы турында данын тараталар.
Шушы чишмәбезне ясауда күп көч куйган тимерче,эретеп ябыштыручы егетебез Альберт Сайфуллин турында язмый булмый. Чишмәбезне тирәләп тотып куелган бизәкле тимер койма, яктырткыч фонарьлар аның кулы белән ясалган бит.Алай гына да тугел, чишмәнең төп урыны, матур фонтанны үз эченэ алган корылманың бихисап тәрәзәләрен, ишекләрендәге бизәкләрен, роза гөлләрен тимердән ясалган димәссең, алар гүя тере, үсеп утыралар кебек. Альберт узе дә “Эшеңне яратып, бар куңелеңне биреп башкарсаң, тимергә дә җан өреп була”-ди, һәм ул шулай да. Ә инде безнең халкыбызның “Юлаучыга су бирсәң, зур савап алырсың”, “Чишмә, чыгыш чистартсаң, сәламәтлегең артыр”,- дигән әйтемнәрен искә алсак, Альбертның хезмәтенә ни бәя биреп булуын аңлар идек.
Альмира Сәлахова,
Апас районы,
Иске Әнәле авылы
Тулырак «Татарлар» газетасында укырсыз.
Ожидайте подведения итогов