Номинация: АВЫЛЫМ БИЗӘКЛӘРЕ
Авылым бизәге-һәйкәл
2013нче елның 8 маенда Комсомол районы Чичкан авылында Бөек Ватан сугышында үлүчеләр, политик репрессия корбаннары истәлегенә һәйкәл ачылган иде. Һәйкәл элеккеге мәчет урынына авыл мөселмән мәхәлләсе тарафыннан ясалды. Бәйрәм Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан уздырылды. Бәйрәмгә Комсомол район администрация башлыгы, аның урынбасары, Чичкан авыл җирлеге башлыгы Ю.Г.Лукиянов, Чувашстан татар милли –мәдәни мөхтәрияте Шурасы рәисе Ф.А.Гибатдинов, күрше авыллардан муллалар, мөхтәсибләр һәм башка күп кенә кунаклар килде. Мәктәп укучылары, укытучылар, авыл халкы катнашкан иде.
Бәйрәмне авылыбызның хәзрәте Сәетзада Гимаев ачып җибәрде.Ул авылнын кыскача тарихы белән таныштырды. Чичкан авылыннан 164 кеше Ватан сугышына киткән. Шуларның 108 сугыш кырларында ятып калган. 56сы гына исән-сау авылга эйләнеп кайткан.
Һәйкәл ачылган вакытта авылыбызда бер сугыш ветераны –Айнетдинов Рафагат Минәтулла улы исән иде. Бөек җиңүнең 75 еллык юбилеен ветераннарсыз гына каршы алабыз.
Бу һәйкәл Сәетзада хәзрәт Гимаев, отставкадагы полковник тырышлыгы белән ясалды дисәм дә ялгыш булмас иде. Ул туган авылы өчен янып йөрүче, туган авылының тарихын яшь буынга истәлек итеп калдыру өчен күп көч түгүче.
Авылыбызнын бизәге, безне тарих белән бәйләгән Һәйкәлдә Чичкан авылы Мәчетләре тарихы, Имамнар исемлеге, Бөек Ватан сугышында шаһит булучыларның исемлеге, Политик репрессия корбаннарының исемлеге һәм Чичкан авылына нигез салучы гаиләләр турында мәгълүмәтләр бирелгән.
Хәзерге көндә һәйкәл авылыбызның горурлыгы булып тора. Бөек Җиңү белән бәйле барлык чаралар да һәйкәл янында үтә. Ел саен үткәрелә торган акция “Знамя Победы” вакытында байрак бирү тантанасы, нинди генә һава тырышы булуга карамастан, авыл уртасында горур басып торган, чал тарихның истәлеге булган һәйкәл янында уза.
Гөлфия Зейдуллина,
Чувашия,
Чичкан авылы
Тулырак «Татарлар» газетасыфнда укырсыз.
Ожидайте подведения итогов
Ферит говорит:
Чуашстанда менә дигән татар авыллары, ә Чичкан авылы, Ркаил Зәйдулла Татарстанның дәүләт Советы депутаты, Тукай премиясе лауреаты туган авылы. Авылда иҗтимагый хәрәкәт авыл татарча яшәсен дип күп көч куя. Шәп мәктәпләре, шәп халкы, мәчете..Барысыда искиткеч!
Гөлфия говорит:
Рәхмәт яусын, Фәрит абый! Һәрвакыт мактап торасыз, төрле чаралар үткәргәндә ярдәм итәсез. Алдагысы көндә дә шулай кулга кул тотышып, иңгә иң куеп, халкыбыз, татар халкы өчен дәртләнеп эшләргә, шатланып яшәргә насыйп итсен!
Сания говорит:
Булдырасыз!