Номинация: АВЫЛЫМ КЕШЕЛӘРЕ
Авылыбызның ярдәмчел иганәчесе
Кешеләргә изгелек кылучы зат – ул игелекле кеше. Игелекле булу ул – шәфкатьле, иманлы, әхлаклы булу, мөлаем, ярдәмчел булу. Бу сыйфатлар безгә борын-борыннан әби-бабайларыбыздан мирас булып калган. Изгелек… Бу сүзгә күпме мәгънә салынган. Изгелек кылу – бер кеше тарафыннан икенче кешегә карата игътибар күрсәтү, аңа булышу, минемчә. Бу дөньяда һәркем булдыра алганча, изгелек кылырга тиеш. Бер кечкенә генә изгелек эшләү дә күңелгә рәхәтлек бирә.
Гомумән, без әдәп сакларга, инсафлы, намуслы булырга, әти-әни хакын хакларга тиешбез. Бу үзе игелеклелекне күрсәтә. Тормышта күренгәнчә, игелекле булу, кеше хәленә керә белү, читләр хәсрәтенә сөенмәү. Һәр әни баласының күңеленә шушы сыйфатларны – игелеклелек җимешләрен салырга тели.
Тирә-юньдәгеләргә яхшылык эшләү һәркемнең кулыннан килми ул. Начарлыкны гына бик тиз эшләп була. Аның өчен хәтта уйларга да кирәкми. Кайберәүләр ярдәм итәргә мөмкинлекләре була торып та, булышырга атлыгып тормыйлар.
Минем туган авылым – Озын Куак авылы. Җир шарының картасында күреп булмаса да, туган авылым минем өчен бик зур мәгънәгә ия. Аның 349 еллык тарихы бар. Авылымның һәрбер кешесе: олысы, кечесе аның чәчәк атуына үзенең өлешен кертергә тырыша. Һәрбер авыл үзенчә матур. Ә минем кечкенә генә тын гына агып ятучы Сарымсаклы елгасы буена урнашкан туган авылым нәрсәсе белән матур соң? Әлбәттә, кешеләре белән. Син әле монда беркемне белмисең, синең белән бар кеше дә исәнләшә, син дә алар белән исәнләшәсең. Авылыңда эшләр һәм яшәр өчен, аны бик нык яратырга кирәк. Хөрмәткә лаек булган авылдашым Сәнҗәпов Рәшит Шәйхулла улы да шулай дип саный.
Сәнҗәпов Рәшит Шәйхулла улы — бүгенге көндә Батыр районы депутатлары җыены депутаты. Ул авылыбызны алга җибәрү өчен көчен дә, белемен дә, матди ярдәмен дә жәлләми. Рәшит абыйның авылыбызга тигән ярдәмен санап бетерерлек түгел һәм ул күпьяклы. Нинди генә өлкәне алып карасаң да авылдашымның ярдәме тимичә калмый. Элек пычракка батып йөргән урамнарда хәзер ак таш җәелгән. Рәшит Шәйхуллович авылыбыздагы чишмәләргә яңа сулыш өрде, буалар казытты. Авылда уздырылган барлык бәйрәмнәр Рәшит абыйның матди ярдәменнән башка узганы юк. Өлкәннәр көне, инвалидлар көне, Мәүлид, Яңа ел, Сабантуй бәйрәмнәрендә өстәл әзерләү, бүләкләр бирү – барысы да аның ярдәме белән үтә.Ел саен диярлек ул Казан шәһәреннән артистлар китереп, халыкка концертлар, театрлар күрсәтә. Авылыбыз кешеләрен мәдәниятлы итүдә Рәшит абыйның роле бик зур. Менә былтыр да театр елында ике мәртәбә Казан артистлары килеп спектакль күрсәттеләр. Озын Куак һәм авылыбыз җирлегенә кергән Чуваш Ишәге авылларында Бөек Ватан сугышында катнашкан якташларыбызга, тыл хезмәткәрләренә һәм сугыш елы балаларына багышланган кара мәрмәр ташлардан ясалган Дан монументлары да Рәшит абый ярдәме белән бастырылды. Һәйкәлләр тирәсенә брусчатка җәелде. Авыл халкы яу кырында ятып калганнар хөрмәтенә кылган игелекләре өчен аңа чиксез рәхмәтен белдерә.
Рузилә Хәмдиева,
Чувашия,
Озын Куак авылы
Тулысынча «Татарлар» газетасында укырсыз.
Ожидайте подведения итогов