Номинация: АВЫЛЫМ КЕШЕЛӘРЕ
Алмагачмыни алмагач, алмалары булмагач
Ватанга тугрылык, һәрчак ышанычлы, гадел, эшлекле, кешелекле булу кебек сыйфатлар, мөгаен, нәселдән киләдер. “Кеше өлкәнәйгән саен үзенең ерак буын тамырларын, шәҗәрәсен барлый икән. Моның белән мин дә шөгыльләнә башладым. Түбәнушмалы Сибгатулла бабам 25 ел патша армиясендә хезмәт итеп, Георгий тәресенә лаек булган, моның өчен аңа җир дә биргәннәр. Әтием дә – утны, суны кичкән ветеран, бишвакыт намаз иясе. Кечкенәдән аның янында тимерчелектә кайнашырга ярата идем. Совхоз тавы өстенә менеп утырып, рәсем ясый, табигать күренешләрен сызгалый идем. Мәктәптән соң ук сәнгать училищесына яисә архитектура факультетына керү хыялым барып чыкмады, икесенә дә конкурс зур иде. Казан авиация заводына эшкә кердем, аның училищесында токарьлык белгечлеге алдым. Станокта ниләр генә ясамадым. Әни авырып киткәч, гаилә хәле аркасында, 1980 нче елда яңадан совхозга әйләнеп кайтып, водитель дә булып эшләргә туры килде“, — дип сөйләп китте Рамил Минһаҗевич. Әнә шулай 70 һөнәр үзләштереп, барысын да үз кулы белән тотып эшләп карау аша килә егет балачак хыялына. 1984 нче елда ул – Казан Инженерлык – төзелеш институтының архитектура факультеты студенты. Җитди, тыйнак, әйткән сүзендә торучы, эшлекле коммунистны монда да бик тиз күреп алып, төркем старостасы, тулай торакта студсовет члены итеп сайлап куялар. Киң җәмәгать эшлеклесенә дә әйләнеп китә. “Оста – 3“ студентлар отряды 1984 нче елда Чистайда төзелешләр алып бара, эшләп тапкан акчаларының яртысын балалар йортына тапшыралар. Аның “Татарстан – 86“ отряды составында июль — август айларында Чернобыль фаҗигасен ликвидацияләргә баруы – үзе бер тарих.
Чернобыль – “кара чынбарлык“
Бәйдән ычкынган атом белән көрәшкә Рамил дә китә. Татарстан студентларның төзелеш отряды каза күрүчеләрне эвакуацияләргә булыша, аларга үзәктән 31 нче километрда хуторлар сала. Халыкның күңелен күтәрү өчен сабантуйлар уздыра. Зонада законнар, сугыш чорындагы шикелле, бик кырыс, дозиметрчы әйләнә-тирәнең радиация дәрәҗәсен билгеләп кенә тора. Бернинди фантастик кинолар карау да кирәкми: ерак түгел генә — кешесез җансыз торак пунктлары, зәп-зәңгәр түгәрәк күлләрдә балык тотарга да, август аенда мәмрәп пешкән җимешләрдән авыз итәргә дә ярамый. Гомерлеккә хәтергә уелып калган образ – кара көйгән алмагач! Нурланышның төп авырлыгын Табигать Ана үзенә тирән кабул иткән шул… Әлеге алмагач, аннары, озак еллардан соң, кешеләрне уяурак булырга чакырып, аларның ярлыкавын сорагандай, ботак-кулларын күккә сузып, Мамадышның Чернобыльчеләр аллеясында һәйкәлгә әвереләчәк! “Мамадышның 61 чернобыльчесе хөрмәтенә биредәге тау битенә 61 алмагач утырттык. Киләчәктә, алмагачлар шау чәчәккә, кып-кызыл алмаларга күмелгәндә, шәһәребезнең иң күркәм урыннарының берсе булачак әле ул, менә күрерсез!“ – ди “кара чынбарлык“ның кешелеккә нинди зур куркыныч китергәнен үз күзләре белән күргән шаһит – районның чернобыльчеләр оешмасын озак еллар җитәкләгән архитекторыбыз. Әйе, Чернобыль геройлары батырлыгы Туган илгә һәм бурычка тугрылык, фидакарьлек һәм патриотизм үрнәге буларак безнең, балаларыбызның, оныкларыбызның хәтерендә мәңге калырга тиеш.
“1986 нчы елның 3нче сентябрендә аннан кайттык кына, Молдовиядә җир тетрәде. 15 кеше Кишиневка очтык. Андагы хәрәбәләрне торгызу, күп катлы йортларны ремонтлау эшләре белән шөгыльләндек. 26нчы октябрьдә кайтып, укуны җайга салып җибәрергә туры килде. Мине шул елны ГДРга юллама белән дә бүләкләделәр“, — дип, бормалы тормыш юлы турындагы хикәятен дәвам итә ул.
Алсу Дияр,
Мамадыш шәһәре
Тулырак «Татарлар» газетасында укырсыз.
Ожидайте подведения итогов