Номинация: АВЫЛЫМ КЕШЕЛӘРЕ
Түбән Новгород өлкәсенең хөрмәтле меценаты, 1997 елда Мәскәүнең Отрадное районында традицион диннәрне берләштергән зур рухи комплекс төзегән, Түбән Новгородның тарихи Җәмигъ мәчете каршында “Маһинур” мәдрәсәсе ачкан (1994), Сергач районының туган авылы Камкада оригиналь стильдә өченче мәчет бастырган (1994), таштан яңа клуб төзеп биргән (1996), Спас районы Бозлау авылын да клублы иткән (1994), гомумән, туган ягы – Нижгар төбәге һәм газиз милләттәшләре өчен бик күп игелекле гамәлләр кылган Рәшит Җаббар улы Баязитов хәзер Сергач районына зур инвестицион проект белән килде — матур Пьяна буенда 600 гектарда җәелеп киткән мәйданда “Баязит” агропредприятиесе 500 атка исәпләнгән каралты-кура торгызды, страуслар (тәвә кошы) фермасы төзеде һәм аларны салмак кына тулыландыра да башлады инде.
Ә якын киләчәктә мөгезле эре терлек асрау һәм кош-корт үрчетү белән дә киң күләмдә җитди шөгыльләнергә һәм туган ягында мөмкин кадәр күбрәк яңа эш урыннары булдырырга планлаштыра күренекле якташыбыз.
Олег Әндәрҗанов
Түбән Новгород, Камка авылы
Instagram: instagram.com/p/B8yankICJeG
Обращаем Ваше внимание, что голосование за работы на этом сайте закончены.
Ожидайте подведения итогов
Поделитесь в соцсетях