Номинация: АВЫЛЫМ КЕШЕЛӘРЕ
Тимергалиев Корбангали Тимергали улы
Тимергалиев Корбангали Тимергали улы — кече сержант, разведчик.1942 нче елда Бөек Ватан сугышы фронтына китә. Аңа бары тик 18 яшь була. Армиябезнең алгы частьлары белән бергә, Тимергалиев расчеты да Днепрны беренчеләрдән булып кичә. “Сугышчан хезмәт өчен” медале белән бүләкләнә.1944нче елда III дәрәҗә дан ордены белән бүләкләнә. Моңа ул җәйге сугышларда күрсәткән батырлыклары өчен лаек була.
Жлобин шәһәре тирәсендә немецлар ике елга якын торалар. Бу вакыт эчендә алар анда көчле оборона корылмалары төзиләр. Рота командиры өлкән лейтенант Кратченко дошман утын бастыруны Тимергалиев белән Берлизовка тапшыра. Егетләр граната атып дошман пулеметын сафтан чыгаралар. Шул арада иптәшләре яралана һәм Корбангалине связной итеп билгелиләр. Ул бу бәрелештә могҗиза белән генә исән кала, дошман минасы аның янына килеп төшә. Иң элек ул яраланган Кратченкога беренче ярдәм күрсәтә, аннары һөҗүмне дәвам итә. Дошман чигенә, Корбангалигә күрсәткән батырлыгы өчен 1944 нче елда II дәрәҗә солдат Дан ордены бирелә. 1945нче елның апрелендә безнең гаскәрләр Нейсе елгасына килеп җитәләр. Разведчик кече сержант Тимергалиев Будеррозе районында Нейсе елгасын кичкәндә һәм дошман оборонасын өзгәндә елганы йөзеп чыгып, разведчиклар группасы белән дошманның беренче траншеясына бәреп керә.
Гранаталар ыргытып, дошманның бер взводка якын пехотасын юк итә. Разведкага барып иптәше Девиков белән бергә унсигез немецны кулга төшерәләр. Нейсе елгасы буендагы сугышларда күрсәткән батырлыклары өчен 1945нче елда I дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнә. Ул чакта аңа бары 20 яшь кенә була.
Сугыштан соң 1948 нче елда Мәскәүдә төзүчеләр курсында укый. Әлмәт шәһәрендә төзүче-прораб булып эшли. Төзелештәге тырыш хезмәте өчен “Октябрь революциясе” ордены белән бүләкләнә. 1966нчы елда шәһәр советына депутат булып сайлана. 1982нче елның 19нчы февралендә дөнья куйган.
Килдебәк авылы китапханәсе
Татарстан, Саба районы, Килдебәк авылы
Instagram: instagram.com/p/B9a7d_xFfXg
Ожидайте подведения итогов