Номинация: АВЫЛЫМ КЕШЕЛӘРЕ
Малик Мулланур улы Шәмсетдинов
Шәмсетдинов Малик Мулланур улы Пермь крае Октябрь районы Седяш авылында яши. 54 яшь. Авыл клубында кочегар булып эшли. Күп еллар буш вакытында агачтан төрле әйберләр ясау белән шөгыльләнә.
Мәчет, борынгы йорт макетлары, өй-кирәк яраклары: савыт-саба, уклау, орчык, каба, бишек, сандыклар ясау аның яраткан эше. Ул үзенең эшләре белән район һәм крайда үткәрелгән төрле күргәзмәләрдә, форумнарда катнаша, мастер-класслар күрсәтә. Хатыны Эльвира Рамил кызы белән 2015 елда шәхси музей оештырдылар. Бу музейның беренче катында Малик Мулланур улының үз куллары белән ясалган эшләре. Икенче катында борынгы әйберләр. Музейның иң түрендә карт әтисеннән калган тальян гармун тора. Сугышка киткәндә соңгы тапкыр уйнап, ул хатынына күз карасы кебек сакларга кушып куйган.
Музей берничә зонадан тора:
- 1. Борынгы әйберләр: җиз самовар, кул тегермәне, мич макеты, май язгыч, чабаталар, туку станогы һ.б.
- 2. Без-СССРдан: шул вакытта чыккан газет-журналлар, радиоалгыч, пластинкалар, балачак уенчыклары, музыкаль инструментлар һ.б. Бу музейда үз авылыбыздан гына түгел, башка төбәкләрдән дә, хәтта Германиядә яшәүче милләттәшләребез дә булып китте. Иң ерактан килгән кунак-Замбиядән Кент исемле кыз. Килгән һәрбер кунак зур кызыксыну белән карый Малик Мулланур улының эшләрен.
Эльвира Шәмсетдинова
Пермь крае, Седяш авылы
Instagram: instagram.com/p/B9bSqnNAbQQ
Ожидайте подведения итогов