Номинация: АВЫЛЫМ КЕШЕЛӘРЕ
Гөлүсә Хисмәтова
Сезне Балык Бистәсе районында урнашкан тырыш Кече Укмас авыл халкы белән таныштырып китәсем килә. Авылыбыз зур түгел, ни бары кырыклап хуҗылык кына бар. Шуңа да карамастан йодрык кебек бердәм булып, хезмәтеннән тәм табып, тырышып яши бездә халык. Шәһәрдән ерак урнашканга, якын тирәдә зур предприятияләр булмаганга халыкның төп шөгыле кәсепчелек.
Гөлүсә Хисмәтова авылыбызның уңган килене. Ул ясаган пилмән, мантый, тутырмалар, ул баскан токмачлар даны әйләнә-тирә авылларга гына түгел, Казанга кадәр барып җитте инде. -40 минут эчендә бер килограмм пилмән ясыйм, — дип елмая хуҗабикә.
Бу эшендә аңа килене, ике улы да ярдәмгә килә әле. Өмә ясап, бергәләшеп кич утырулары үзе ни тора?! Моңа өстәп Хисмәтовалар гаиләсе күпләп мал тота. Төп кәсепләре – мөгезле эре терлек асрау. Кала халкын ит, сөт ризыклары белән тәэмин итәләр. -Хәзер халык авылда җитештерелгән ризыкларны үз итә. Ит кенә түгел, малның эч-башларын да яратып алып бетерәләр. Хәтта чират торалар, — ди Гөлүсә Хисмәтова.
Резеда Сабирова
Татарстан, Балык Бистәсе районы, Кече Укмас авылы
Instagram: instagram.com/p/B9ck1qghUft
Ожидайте подведения итогов