Чаллы татар драма театрының атказанган артисты Илфат Мансур улы Әскәров — авылыбыз горурлыгы. Үзенең чирек гасырга якын гомерен татар театр сәнгатенә багышлаган шәхес. Шул еллар дәверендә 100гә якын образ иҗат итә.
Уңыш арты уңыш казана. Артистларга ел саен бирелә торган «Иң яхшы ир-ат роле» һәм «Икенче пландагы ир-атлар» роле номинациясе дипломнарына да ел саен диярлек ул ия була. Бу бүләкләр Туфан ага Миңнуллинның «Авыл малае» спектаклендә Галимҗан, Мостай Кәримнең «Ай тотылган төн»дә Дәрвиш, А.П.Чеховның «Дядя Ваня»сында Астров, Р.Батулланың «Яшь аралаш көлү» спектаклердә Каракаш һәм башка рольләр өчен бирелә.
Илфат Әскәров бөтен күңеле белән татар шигьриятенә гашыйк шәхес. Ул шигырьләрне, проза әсәрләрен үзенә генә хас аһәң,гаҗәеп зур осталык белән башкара
Кибәче китапханәсе
Татарстан, Саба районы, Кибәче авылы
Instagram: instagram.com/p/B9jyDdUKG_G
Обращаем Ваше внимание, что голосование за работы на этом сайте закончены.
Ожидайте подведения итогов
Поделитесь в соцсетях
Гузель говорит:
Илфат абый, сез булдырасызмолодец.Зур уңышлар Сезгэ
Лилия говорит:
Молодец, Илфат. Булдырасың! Зур уңышлар сиңа!!!