Номинация: АВЫЛЫМ КЕШЕЛӘРЕ
Кешене хезмәт бизи
Әллә инде артык хислеләр без
Күп нәрсәне күрә белмибез.
Матурлыкны кешеләрдән түгел,
Йолдызлардан, күктән эзлибез.Ә бит шундый матур күңелләр бар,
Эче тулы байлык, хәзинә.
Ул хәзинә ургылып килеп чыгар,
Кагыл гына аңа, әз генә…Ә.Низамова.
Язмам, танылган шагыйрь, педагог, дәреслекләр авторы Даут Гобәйди чыккан Әгерҗе районы Кыдырлы авылыннан булуы белән горурланып, бүгенге көндә данлыклы Иж-Бубый авылында яшәүче Фаиз Раиф улы Мусин турында. Гомеренең 20 елдан артыгын Әгерҗе шәһәрендә районыбызның мәдәният бүлеген җитәкләгән.
66 еллык гомер юлында нинди дә булса уңышларга ирешкәнмен, халкыма намус белән хезмәт иткәнмен икән, бу әти — әниемнең тәрбиясе дип саныйм. Әтиебез баш агроном, әниебез Флүрә пешекче, кошчы булып эшләделәр. Өч балага да югары белем бирү өчен тырыштылар.Фәрештәләргә тиң кешеләр иде безнең әти-әни. Алар безне һәр эштә пөхтәлеккә, сабыр, нинди генә урында эшләсәң дә гади, кешелекле булып калырга,башкаларга каты бәрелмәскә өйрәттеләр.Әти – әнием мәдәнияттән ерак кешеләр булса да, әтинең мине бик тә гармунда уйнарга өйрәтәсе килде.Үземнең дә теләк булгандыр инде.Әти башта кечкенә генә гармун алып бирде.Шыгырдата торач, көй чыгара алуымны күреп, аның ничек сөенгәнен күрсәгез иде…
Аннан Ижау базарыннан баян алып кайтты.Шулай итеп, мәктәп елларында ук мин авылыбызның бәләкәй гармунчысы булып киттем. Мәдәнияткә кереп китүем шуннан башлангандыр инде, — дип хатирәләрен яңартты ул.
Аннан соң Алабуга культура – агарту училищесында укыган һәм Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтын тәмамлаган. Шулай итеп, дипломлы яшь белгеч, туган якларына кайтып, халкына мәдәният хезмәте күрсәтә башлый, директор итеп билгеләнә. Мәдәният йорты каршында оештырылган агитбригада белән язгы кыр эшләре, урак өстендә ындыр табакларында, басуда комбайнчылар каршында чыгышлар ясаганнар.Районда юллар начар булганлыктан, агитбригада белән колхозларга атналар буена чыгып китә торган булалар.Сәхнә осталары Фатыйма Шаһиева, Наил Нәбиуллин, Ринат Булатов, Рәхимә Шәйхуллова, Шамил Мәрданов агитбригаданың иң актив талантлары буларак танылганнар.Агитбригада составында райком билгеләгән лекторлар Фәйзи Гыймазетдинов, Әнвәр Закиров,Харис Закиров авыл хезмәтчәннәрен дөнья хәлләре белән таныштырган булганнар. Әгерҗе халык театры белән кайларда гына чыгышлар ясамаганнар?! Ел саен Казанда отчёт концертлар куюлар,телевидениегә,Татарстан радиосына үзешчәннәр чыгышларын әзерләгәннәр.
Рәфисә Мусина,
Әгерҗе районы,
Иж-Бубый авылы
Тулысынча «Татарлар» газетасында укырсыз.
Ожидайте подведения итогов