Номинация: АВЫЛЫМ КЕШЕЛӘРЕ
Рбишчаның игелекле кешесе
Рбишчаның авыл җанлы һәм җирле халык арасында тирән ихтирам казанган һәм игелекле кешесе булып Абдулхәмит Садеков санала. Ул барча яшь буынга үрнәк буларак җирле мәктәптә гел бишле билгеләренә генә укый, мәктәп тормышында актив катнаша һәм 1980 елда аны алтын медаль белән тәмамлый. Югары белемле яшь белгеч Мәскәүдә электрон машина төзү институтын уңышлы тәмамлап, башта “Подольскшвеймаш” җитештерү берләшмәсендә конструкторлар бюросын җитәкли. Шул ук вакытта эшмәкәрлек белән дә шөгыльләнә, компьютерлар һәм программа белән тәэмин итү, юридик һәм мәгьлүмати хезмәте күрсәтү өлкәсендә уңышлы эшли. 1991 елда “Нефтегаз” акционерлар җәмгыятенең вице-президенты вазифасын башкара. 1994 елда үзенең “Волга Петролеум” исемле ябык типлы акционерлык җәмгыятен оештырып, Түбән Новгород өлкәсенең төрле почмакларында автоягулык салу станцияләре төзетә.
Төбәгебезнең көньяк-көнчыгыш районнарындагы авыллар арасында беренчеләрдән булып 1992 елда туган авылына газүткәргеч суздырды, аз керемле гаиләләргә газ мичләре һәм башка җиһазлар юнәтергә булышты. Авылда шәхси транспорт күбәюне истә тотып, 1995 елда Рбишчага керешли дә автоягулык салу станциясе төзетте. Шулай ук, туган нигезен юлсызлык газабыннан арындыру теләге белән асфальт юллар салуга да зур өлеш кертте. Райондагы авыллар арасында беренчеләрдән булып, үзе бишлегә укып чыккан мәктәпне компьютерлар белән тәэмин итте, аннары уку йортын үз карамагына алып, барча мәсьәләләрне чишү буенча зур ярдәм күрсәтте.
Изге ният белән яшәгән хөрмәтле авылдашыбызның киләчәккә дә якты хыяллары күп иде, шуларның берсе булган авыл уртасында автомобильләр һәм җәяүлеләр өчен күперне үзе исән чакта төзетеп өлгерде, әмма, авылның көньяк төшендә, үзе туып үскән йорт янәшәсендә Гарәп илләрендәге төсле матур мәчет төзү эшен, 35 яшендә фаҗигале рәвештә һәлак булуы сәбәпле, башлап өлгермәде. Вакытсыз дөнья куйган абыйсының шушы изге теләген гамәлгә ашыру нияте белән, Абдулхамитның бертуган энесе Мансур Садеков 1998 елда төркиядән махсус төзүчеләр чакыртып, оригиналь архитектуралы мәчет төзетте. Абдулхамит Сәит улы исемендәге матурлыгы белән сокландырган Аллаһы йорты, шул елның 29 августында, мәрхүмнең туган көненә туры китерелеп ишекләрен ачты һәм намаз укучыларны каршы алды.
Ришат Рамазанов,
Түбән Новгород өлкәсе,
Рбишча авылы.
Тулысынча «Татарлар» газетасында укырсыз.
Ожидайте подведения итогов