Номинация: АВЫЛЫМ КЕШЕЛӘРЕ
Авылым кешеләре
Сезне Балык Бистәсе районында урнашкан тырыш Кече Укмас авыл халкы белән таныштырып китәсем килә. Авылыбыз зур түгел, ни бары кырыклап хуҗылык кына бар. Шуңа да карамастан йодрык кебек бердәм булып, хезмәтеннән тәм табып, тырышып яши бездә халык.
Гөлүсә Хисмәтова
Шәһәрдән ерак урнашканга, якын тирәдә зур предприятияләр булмаганга халыкның төп шөгыле кәсепчелек. Гөлүсә Хисмәтова авылыбызның уңган килене. Ул ясаган пилмән, мантый, тутырмалар, ул баскан токмачлар даны әйләнә-тирә авылларга гына түгел, Казанга кадәр барып җитте инде.
— 40 минут эчендә бер килограмм пилмән ясыйм, — дип елмая хуҗабикә. Бу эшендә аңа килене, ике улы да ярдәмгә килә әле. Өмә ясап, бергәләшеп кич утырулары үзе ни тора?!
Моңа өстәп Хисмәтовалар гаиләсе күпләп мал тота. Төп кәсепләре – мөгезле эре терлек асрау. Кала халкын ит, сөт ризыклары белән тәэмин итәләр.
— Хәзер халык авылда җитештерелгән ризыкларны үз итә. Ит кенә түгел, малның эч-башларын да яратып алып бетерәләр. Хәтта чират торалар, — ди Гөлүсә Хисмәтова.
Гөлүсә Галимова
Авылыбызның югары очында тагын бер Гөлүсә исемле уңган киленебез бар. Гөлүсә Галимова Укмасыбызга шәлләре белән дан тоткан Күгәрчен авылыннан килен булып төшкән. Кечкенәдән шәл бәйләп үскән кыз күзен йомып та энә белән җептән төрле тылсымнар үрә. Шәл генә түгел, төрле төстәге матур башмаклар, йон бияләйләр бәйләп сата ул. Нәни оныгы Зәринә дә Дәү әнисе бәйләгән уенчыкларга кинәнә.
Көзен-кышын бөтен вакытын кул эшенә багышласа, яз, җәй айларында бакчада кайнаша ул. Кала халкын химиясез, экологик чиста яшелчә, җиләк-җимешләр белән тәэмин итә. Ул үстерә, базарда эшләүче апалары бик хирыс кына сатып бара. Әнә шулай өч улына белем биреп кеше итте тырыш ана. Хәзер инде оныклар дип янып яши. Йорт-җире дә каралган. Берсеннән-берсе матур гөлләр дә үстерә әле Гөлүсә.
— Балаларны, оныкларны сагынып искә алган вакытта алар белән серләшәм, күңелем белән ял итәм, — дип елмая ул.
Мәймүнә Садриева
Резедә Сабирова,
Балык Бистәсе районы,
Кече Укмас авылы
Фотолардагы бу авыл кешеләре турында тулысынча «Татарлар» газетасында укырсыз.
Ожидайте подведения итогов