Номинация: АВЫЛЫМ КЕШЕЛӘРЕ
Авылыбызның алыштыргысыз электригы
Кешегә яшәү көче бирүче, уңайлыклар тудыручы могҗиза белән кемнәр эшли, кемнәр идарә итә соң? Болар- тыйнак һөнәр ияләре —энергетиклар. Минем язмам да авылыбызны, торак пунктларны, фермаларны өзлексез электр уты белән тәэмин итеп торучы егетебез-Кәримуллин Самат Газизҗан улы турында.
Кәримуллин Самат Газизҗан улы 1966 елның 11 ноябрендә 5 нче бала булып дөньяга килә. Әтисе Газизҗан амбарда сушилкада эшли, әнисе Әминәбикә-колхозда төрле эшләрдә (разнорабочий) хезмәт итә. Самат абый биш бала арасыннан төпчеге. Кечкенә вакытта әтисе амбарга эшкә менгәнгә ул да ияреп менә торган була.Төшке аш вакытында әти урынында эшләргә дә кала идем,-ди әңгәмәдәшем. Электр эшенә кечкенәдән кызыгып үсә. Магнитофоннарны сүтеп, яңадан җыю дисеңме, бар эшләрне дә башкарып карый.
— Миңа кечкенәдән ук электрик булу теләген амбарда эшләгәндә әти белән Мостафин Габделбәр абый уяткандыр. Үземнең дә бу һөнәргә кызыксыну көчле булды,-ди Самат абый.Яңа Арыш мәктәбен тәмамлагач, Казанда электрик һөнәрен үзләштерә. Студент еллары да бик тиз үтеп китә. Ул практика вакытлары күңелле үтә иде безнең дип искә алды. Зур объектларга җир астыннан утлар керттек дип искә ала. Кулына диплом алган егетне колхоз председателе Нурислам абый яшь егетне авылга электрик булып эшкә кайтырга чакыртып ала.Әтинең дә кайтарасы килде, яңа өй салу теләге бик көчле иде аның,-ди.
-Әле мин кайтасы түгел идем.Һөнәрем буенча яхшы гына эшкә урнашкан идем,- ди Самат абый. Самат абый авылда беренче көннән үз эшен яратып һәм җиренә җиткереп башкара. Шуңа да ул эшен алыштыру турында уйлап та карамый. Бүген дә ул яраткан эшендә. 30 елдан артык эш стажы бар. Шушы вакыт эчендә нинди генә эш башкармаган да, нинди генә рәхмәт сүзләре ишетмәгән ул! Авыл халкына да гел ярдәм итеп тора. Авылыбызның һәр кешесенә аның файдасы тими калмагандыр. Ул беркайчан зарланмый. Киресенчә, кешеләргә ярдәм итүдән ямь таба.
Рәзилә Мөхәммәтрәхимова,
Балык Бистәсе районы,
Яңа Арыш авылы
Тулырак «Татарлар» газетасында укырсыз.
Ожидайте подведения итогов