Номинация: АВЫЛЫМ КЕШЕЛӘРЕ
Нижгар төбәгенең гәүһәрләре
Иңне иңгә куеп, 70 ел бер сукмактан атлау ул бик зур бәхет һәм барлык парларга да бергәләшеп үтәргә язмаган бу озын юлны. Ә менә чыгышлары белән Нижгар төбәгенең Камка һәм Суыксу авылларыннан булган Алимҗан ага һәм Фәймә апа Орловлар шундый бәхетле парларның берсе – 2019 елның 7 июлендә аларның бергә яшәүләренә 70 ел тулды. Русча ул “благодатная свадьба” дип атала, бу сүзнең татарча тәрҗемәсе “рәхәтлек, куаныч, иркенлек, муллык, байлык” дигәнне аңлата икән. Әйе, 70 ел гомер эчендә барысы да булгандыр – рәхәте дә, куанычы да, муллык-байлыгы да туплангандыр. Тик соңгысына килгәндә, алар рухи байлыкка өстенлек биргәннәр һәрчак, балаларын да шулай тәрбияләгәннәр.
Алимҗан ага Камкада туып-үсә, ә Фәймә апа Суыксу авылында, алар Кочко-Пожар педучилищесында укыганда танышалар. Фәймә апа бер курс алдан укый һәм аңа Красноярск краена юллама бирәләр, ә Алимҗан агага әле бер ел укыйсы, шуңа да кичектерми өйләнешергә дигән карарга килә алар һәм икесе ике авылга якыннарының фатихасын алырга китә.
Алимҗан ага өйгә килеп, хәлне аңлаткач, Әйзәтулла бабасы сакалын сыйпап: “Нигә яхшы кешене Себергә озатырга, әлбәттә, өйлән,” – ди. 1949 ел, илдә әлегә ачлык, юклык, туй итү турында уйлыйсы да юк һәм алар авыл советына барып, язылышып кына кайталар, әмма Алимҗанның әбисе Сәгадәт никах укытырга кирәк, ди. Динсезлек заманы, бабасы авылның беренче коммунисты, Алимҗан педучилищеда комсомоллар лидеры, нинди никах! Әмма зирәк әбекәе бу четерекле хәлдән чыгу юлын таба – оныгы белән киленне һава сулагыз дип, урманга чыгарып җибәрә, ә үзе тиз генә табын хәстәрләп, мулла чакыра да, яшьләрдән башка гына бу йоланы башкаралар.
Диплом алгач, Алимҗан абыйны Уразавылга район комсомол комитетының беренче секретаре итеп билгелиләр, ә Фәймә апа күрше Актук авылында укытучы булып эшли башлый. Озакламый беренче кызлары Ләйлә, аннары Әлфия туа.
Соңрак гаилә башлыгын Горькийга югары партия мәктәбенә укырга җибәрәләр һәм Орловлар бүтән авыл җиренә кайтмый инде, чөнки оештыру сәләте югары булган яшь белгечне өлкә башкарма комитетына инструктор итеп билгелиләр. Әмма чиновник эше бер дә күңеленә ятмый, фән, тарих белән шөгыльләнәсе килә аның. Әле облисполкомда эшләгәндә Нижгар татар-мишәрләре тарихын яза башлый, тик төп хезмәте иҗатка урын калдырмый һәм, әлегечә әйткәндә, шундый престижлы урынны ташлап, хезмәт хакында да байтак югалтып, Горький авыл хуҗалыгы институтының философия кафедрасына ассистент булып китә, анда төп эше белән беррәттән тарихи китап язу белән шөгыльләнә башлый.
Наилә Жиһаншина,
Түбән Новгород өлкәсе,
Кочка-Пожар авылы
Тулырак «Татарлар» газетасында укырсыз.
Ожидайте подведения итогов