Номинация: АВЫЛЫМ КЕШЕЛӘРЕ
Әнием турында
“Авылым кешеләре ”дигән конкурска мин әнием турында язма белән катнашырга булдым. Әнием, Хаҗиева Әлфирә Габделмән кызы, гади генә гаиләдә туган. Алар өч бертуган үскәннәр. Авылдагы ул чактагы бетмәс-төкәнмәс эшләрне, балачакның төрле кызыклы уеннарын, күңелле мәктәп елларын, әни безгә матур хатирә итеп сөйли. Пионер, комсомол сафларында тәрбияләнеп үскән буын кешесе буларак, әни һәрбер әйберне йөрәгенә якын ала. Эшләгән барлык эшләрен чын күңелдән башкара. Балаларны ярата, алар белән уртак тел табып эшли. Гади, эчкерсез. Һәр кешене тигез күрә. Кешеләрнең авыр чакларында аларның кайгысын уртаклаша, шатлыклары булса, алар белән бергә сөенә, кирәк чакта төпле киңәшләрен бирә.Бу сыйфатлар аның яшәү рәвешен тәшкил итә.
Китапларга булган олы мәхәббәте аны Казанга, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтына алып килә.Ул үзенә һөнәр итеп китапханәче һөнәрен сайлый. Һәм һөнәренә тугры булып, гомере буе яраткан эшендә эшли. Авыл халкына, мәктәп укучыларына аң-белем тарата. Татар кызы булуы белән чиксез горурлана, милләтем дип җан ата.Татар язучыларының китапларын барлап, алар белән горурланып, халыкка таныта. Эше буенча район, республика күләмендә үткәрелгән конкурсларда еш катнашып, аларда күп тапкыр җиңү яулаганы бар. Санап бетергесез мактау грамоталарына, рәхмәт хатларына ия. Ул бу чараларда узе генә катнашмый, мәктәп укучыларын, авыл яшьләрен, авылның сәләтле кешеләрен җәлеп итә.
2015 елда Мәдәният министрлыгы тарафыннан оештырылган “ Авыл җирлекләрендә урнашкан иң яхшы мәдәният учреждениесе һәм аларның хезмәткәрләре ” бәйгесенең “ Иң яхшы китапханә ” номинациясендә Сарман районы Рангазар авыл китапханәсе җиңүче дип танылды һәм 100 мең сум грант отты. Авылыбыз китапханәсе матур җиһазлар белән яңартылды. 2019 елны әниебез, юбилее уңаеннан, “ Мәдәнияттәге казанышлар өчен ” билгесе белән бүләкләнде. Тыйнак кына һөнәр иясенең хезмәте зур бәяләнде.
Әнием илһам килгән чакларында төрле темаларга шигырьләр дә яза. Шигырьләре күп тапкыр Сарман радиосында да яңгырады. Районда үткәрелгән төрле бәйгеләрдә катнашып, урыннар ала. Шигырьләре “ Туган яктан илһам алып….”, “ Илһамлы Сарман ” китапларына да кертелде.
Альбина Инсафутдинова,
Сарман районы,
Рангазар авылы
Тулырак «Татарлар» газетасында укырсыз.
Ожидайте подведения итогов
Любовь говорит:
Молодец!!! ТЫ ЛУЧШЕ ВСЕХ