Номинация: АВЫЛЫМ БИЗӘКЛӘРЕ
Ишим авылы
Ишим авылы Ирень елгасының ике як яр буена урнашкан. Уң яктан, калкан кебек, авылыбызны җилдән-давылдан Чакрә тавы ышыклап тора. Элек-электән, тау башына менеп, авылыбыз белән соклану гадәткә кереп калган. Ял көннәрендә дә, Май бәйрәмнәрендә дә авылым халкы тауга барган. Читтән кайткан авылдашларыбыз да иң беренче, тауга менеп басып, күкрәкләрен тутырып, авыл һавасын сулыйлар. Моннан тыш, Чәкрә тавында Кызыл китапка кертелгән бик сирәк очрый торган үсемлекләр дә әле сакланган. Галимнәр дә килеп, аларны өйрәнеп китәләр. Җәен тау буенда җир җиләген җыялар.
Ирень елгасы тыныч кына, бормаланып ага. Ярлары ял итү өчен бик матур урын. Балык та тотарга була. Ирень елгасы бассейнында 30 га якын төр балыклар яши. Балыкчылар безгә төрле урыннардан киләләр. Байдаркалар өчен дә бик җайлы канал, “Күңелгә тынычлык, сафлык килә”, — ди Евгений Салахов, Екатеринбург шәһәрендә яшәүче спортчы, байдаркада, каноэда йөзүче. Якын- тирәдә балыклы күлләребез дә бар.
Авылыбыз уртасында халык көче белән төзелгән бик матур ял паркы бар. Төрле оешмалар үзләренең скамьяларын ясап куйдылар, чәчәклекләр белән бизәделәр. Күп гаиләләр актив катнашты. Чикне саклаучылар, гармунчылар үз почмакларын булдырдылар.Үз көчебез белән төзелгән паркны бик яратабыз. Камаловлар гаиләсендә 10 “офицер” бар. Алар скамьяны да “Ватанны саклаучыларга” багышладылар. Кырында “Вечный огонь” ясалган. Паркта “Ватаныбызны саклаучылар” да бар.
Авылыбызны урам бакчаларындагы һәм өй тәрәзәләреннән күренеп торган гөлләр дә бизи. Матур итеп гөлләр үстерүчеләр күп авылда. Шуларның берсе – Асанова Рафия. Аның һәр бегония гөле 100 дән артык чәчәк чыгара.
Авыл урамнарын, әлбәттә, ял итәргә кайткан оныкларыбыз бизи.
Роза Хасанова,
Пермь крае,
Ишим авылы
Тулысынча «Татарлар» газетасында укырсыз.
Ожидайте подведения итогов