Номинация: АВЫЛЫМ БИЗӘКЛӘРЕ
Авылым бизәкләре
Батыр тау итәге белән Саклау инеше буена урнашып тыныч кына яшәп ятучы авылым Саклаубаш турында язып үтәрмен. Сарман районы Саклаубаш авылының 300 еллык тарихы бар. Ул һәр гасырның шатлыгын, ачысын, ачлыгын, уңышларын үз гомерендә кичергән авыл. Ләкин сүзем шушы гасырлар буена сакланып бүгенге көнгә асылын югалтмыйча сакланып килгән мәчетебез хакында, авылыбызның белем йорты, мәдәни учакны сүндермичә буыннан буынга тапшырган мәдәният йорты һәм авылыбыз уңганнары турында булыр.
Саклаубаш элек-электән дин гыйлемен яхшы белгән муллалар белән дан тоткан авыл. Унсигезенче гасырда өч мәхәлләле авыл булып, өч мәчетеннән дә азан яңгырап торган. Бүгенге көндә мәчетебез заман тәләпләренә туры китереп эшләнгән бина.Авылыбыз кешеләре, игәнәчеләр, авыл җирлеге ярдәме белән елда-ел яңартылып тора. Мәчеттә дин сабакларына,гарәп теленә өйрәтүче укытучылар ,дин юлына өндәүче имам хатиб булуы бик сөендерә. Бүгенге көндә 25 еллыгын билгеләп үтүче «Рамазан» мәчете әле бик күп буыннарга белем бирү белән беррәттән, әдәп, әхлак нигезләре, шәригать кануннарын киң һәм төпле итеп укытсын иде.
Авылымның тагын бер горурлыгы район мәктәпләре арасында гомум белем бирү мәктәбе белән дан тотучы мәктәбе турында булыр сүзем.Мәктәп барлык тәлапләргә туры китереп җихазландырылган, капитал төзекләндерү үткән.Җылы һәм якты классларда 64 бала белем ала, 18 югары белемле,югары квалификацияле укытучы шушы балаларга белем бирә.
Мәктәпнең тоткан урыны яхшылар арасында. Ел дәвамында укытучылар укучыларны төрле фән Олимпиядаларына, ярышларына, конкурсларга әзерлиләр. Укучылар Республика һәм район күләмендә узучы бу чараларда мактаулы исемнәргә лаек булып кайталар. Мәктәпнең тирә-ягында җәй көне эшләү, укучыларга кыш көне туклану өчен яшелчә, җиләк-җимеш үстерә.
Тормышлар авыр, заманнар катлаулы дип зарланып яшәргә ияләшеп барган бер чорда яшәешебез өчен тудырылган уңайлыкларны күрүдән күңел сөенә. Авыл кешеләренең кайткан кунакларның ялын, буш вакытын кызыклы итеп үткәрүче бу бина 80-90 елларда Республиканы шаулатырлык дәрәҗәдә уңышлары белән мактана ала. Гаилә ансамбельләре, бию коллективлары, йөз кешедән торган хор чыгышлары әле дә булса зур ихтирам белән телгә алынып сөйләнә. Мәдәният йортының бүгенге көне һәр кешенең күз алдында яңа уңышлар, яңа максатлар. Ничә буын үзеннән тапшырган мәдәни мирасны түкми-чәчми киләчәк буынга тапшыра. Мәдәният йорты авыл белән бергә яши. Елда үткәрелә торган Татарстан Республикасы күләмендә, район зона турларында үтүче конкурсларда катнашып мактаулы исемнәр ала.
Айсылу Солтанова,
Сарман районы,
Саклаубаш авылы
Тулырак «Татарлар» газетасында укырсыз.
Ожидайте подведения итогов